Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге һәм мәчет
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Казандагы “Ярдәм” мәчетенең “Бәрәкәт” төркеме Мәүлид аенда Россия төбәкләрендә чыгыш ясый

Мечеть Ярдэм / Бәрәкәт төркеме / Казандагы “Ярдәм” мәчетенең “Бәрәкәт” төркеме Мәүлид аенда Россия төбәкләрендә чыгыш ясый

Казандагы “Ярдәм” мәчетенең “Бәрәкәт” төркеме Мәүлид аенда Россия төбәкләрендә чыгыш ясый. Бәрәкәт төркеме “Бәрәкәт”не Татарстанның халык артистлары Мингол Галиев һәм Гөлзада Сафиуллина озата бара

(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). Казандагы “Ярдәм” мәчетенең Болгар һәм Казан ханлыгы чорларындагы милли музыкаль үрнәкләр белән таныштыра, мөнәҗәтләр, бәетләр башкара торган “Бәрәкәт” төркеме Мәүлид аенда Россия төбәкләрендә чыгыш ясый. Төркем репертуарында татар, гарәб, төрек, әзербайҗан халыкларының традицион җырлары бар..

Аерым алганда, 13 гыйнварда әлеге иҗади музыкаль төркем Чувашиянең Токай авылындагы татар-мөселманнарны шатландырырга җыена, 25 ендә – Самара каласында. Танылган фольклорчы Геннадий Макаров җитәкчелегендә 2013 елда оешкан һәм Алмаз Әсхәдуллин җитәкчелегендә эшли торган “Бәрәкәт” төркемен Татарстанның халык артистлары Мингол Галиев һәм Гөлзада Сафиуллина озата бара.

Бу хакта “Ярдәм” мәчетенең матбугат хезмәте хәбәр итә һәм әлеге иҗат коллективы белән хезмәттәшлеккә чакыра.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2019 "Ярдәм" мәчете, официаль сайты
Сайт ясалды —
Ариф студиясендә