Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Ярдәм" мәчете ДЦПлы инвалидлар өчен Сабантуй оештырды

Мечеть Ярдэм / ДЦПлы инвалидлар / "Ярдәм" мәчете ДЦПлы инвалидлар өчен Сабантуй оештырды

"Ярдәм" мәчете ДЦПлы инвалидлар өчен Сабантуй оештырды. ДЦПлы инвалидлар Җәйнең җәйрәп торган бу мәлендә табигатьтәге – урман-кырлардагы, аланнардагы һәр үсемлек Раббыбызга шөкрана кылып, кешеләргә үзләренең чәчкәләрен бүләк итәләр. Шундый көннәрнең берендә “Ярдәм” мәчете инвалидларын, БЦП (балалар церебраль параличы) белән авыручыларны Казан янындагы урманлык аланлыгына – табигатькә экскурсиягә чакырды. Анда алар Сабан туе үткәрделәр. Йөгерештеләр, көянтә һәм чиләк белән су ташыдылар, аркан тартыштылар. Алай гына да түгел, футбол, волейбол ярышларына катнашырга да өлгерделәр. “Сабан туйчылар” биредә рәхәтләнеп ял иттеләр, урманда йөрделәр, сәламәтлеккә файдалы дару үләннәре җыйдылар. Яфраклары арасыннан елмайган кып-кызыл, мәмрәп пешкән җир җиләкләре белән дә сыйландылар.



Сабан туена Юдино бистәсеннән инвалидлар Асия Хисамова белән Фирдәүсә Каюмова да килгән иде. Алар бирегә килүләренә бик шатландылар.

Әлеге җыенны Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге җитәкчесенең сәламәтлек саклау буенча урынбасары Рафаэль Мифтахов ачып җибәрде һәм алып барды. Юдино бистәсе инвалидлары җитәкчесе Татьяна Николаева белән килгән инвалидлар да бирегә килүләренә шат булдылар. Алар да Сабантуй уеннарында актив катнаштылар.

Әлеге оешма вәкилләре “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка һәм Күрмәүче мөселманнар үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдиновага үзләренең истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.
Кеше күңелен күрүгә әллә ни дә кирәкми. Аз гынадан да күңел була, хәтер нурлана, балкый.

Аланлыкта аклык таратып, кашкарыйлар тирбәлә. Адәм баласына хөрлек һәм бәхет теләп тирбәлә алар.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды