"Ярдәм" мәчетендә эшләгән "Яшь мөслимә" курсында укучы кызлар арасында шашка турниры узды. Турнир сәләмәт яшәү рәвешен пропагандалау, шашка уенын җәелдерү өчен үткәрелде.
Яшь мөслимәләр ярышта бик теләп катнашты, җиңүчеләргә бүләкләр бирелде.
"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте