Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Уку курслары:

Күрмәүчеләр өчен


«Ярдәм» мәчете каршында бөтен илгә танылган һәм үз төрендә БДБ илләрендә бердәнбер булган Күрмәүче мөселман инвалидларны тернәкләндерү үзәге эшли.

Һәр ике ай саен бирегә иллеләп кеше укырга кабул ителә. Укыту программасы Луи Брайль системасы буенча Изге Коръәнне укырга өйрәтүдән, ислам нигезләрен, махсус “Jaws” программасы ярдәмендә компьютерга өйрәнүдән, мәдәни программа һәм экскурсияләргә барудан гыйбарәт. Болардан тыш, бу курслар өчен махсус төзелгән яңа бина нәтиҗәсендә яңа мөмкинлекләр ачылды. Хәзер инвалидлар физкультура дәресләренә йөриләр, алар өчен шашка-шахмат ярышлары оештырыла, хастаханәдә эшләүче табиблар тарафыннан медицина буенча дәресләр үткәрелә, аларны шулай ук йорт эшләренә (кул эшләре һәм кулинария) өйрәтәләр, моның өчен аерым бүлмә җиһазландырылган. Мәчет бинасында ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым массаж бүлмәсе бар. Биредәге инвалидларны табиблар даими рәвештә тикшереп тора.

Мәчеттә яңа җиһазлар куелган компьютер классы, китапханә бар, тавыш белән хәбәр итүче лифтлар эшли. Тернәкләндерү үзәгенең тулай торагы бар, анда күрмәүчеләр бөтен шартлары булган бүлмәләрдә яши. Ирләр һәм хатын-кызлар тулай торакның аерым корпусында көн күрә. Алар өчен дәресләр аерым уздырыла.

Күрмәүчеләрнең биредә яшәве, ашавы-эчүе, укуы, хезмәт күрсәтү, шулай ук ике якка да бару өчен курсларны оештыручылар үзләре түли. Курслар тәмамлангач, анда белем алучыларга “Ярдәм” Ислам милли хәйрия фондының мөселманнар китапханәсе тарафыннан әзерләнгән аудио китаплар җыелмасы һәм Брайль системасындагы Коръән китабы бүләк ителә.

Фотоотчетлар:


Яңалыклар:

01.03.2017
Узган ял көннәрендә Казандагы «Ярдәм» мәчетен карарга Мәскәүдән килгән кунаклар (15 кешелек экскурсия) килеп китте.

22.02.2017
Яңа 2017 ел башында “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фонды күрмәүчеләр өчен курслар оештырды.

14.02.2017
“Ярдәм” мәчетенең конференцияләр залында Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, “Ярдәм” МИХ фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, Бөтендөнья Коръәнхафизлар оешмасы вәкиле Хәсән әл-Һади, КИУда Коръәнхафизлар әзерләү үзәге шәкертләре катнашында күрмәүчеләргә гарәп телендә яңа басылган Изге Ко...

06.02.2017
Казандагы «Ярдәм» дәвалау-укыту үзәге күрмәүчеләре инде күркәм гадәткә әйләнгән Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булдылар.

29.01.2017
«Ярдәм» дәвалау-укыту үзәгендә белем алучы күрмәүчеләр һәм азрак күрүчеләр узган җомгада Казандагы Кариев исемендәге театрга барып, «Улыбыз өйләнә, ә без аерылабыз» дигән спектакль карадылар.

28.01.2017
“Ярдәм” мәчетендә тернәкләнү узучы күрмәүчеләргә еш кына табибләр килеп, медицина өлкәсенә караган лекция укып китә.

26.01.2017
“Ярдәм” укыту-дәвалау үзәгендә тернәкләнү узучы күрмәүчеләр үз шөгыльләрен иң гади нәрсәләрдән башлыйлар.

25.01.2017
«Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләрне һәм азрак күрүчеләрне динебезгә өйрәтү, укыту буенча быелгы яңа курслар башланды.

26.12.2016
Аллаһы Тәгаләнең сүзе белән башланып һәм тәмамланып, сөекле Пәйгамбәребезне зурлап уздырган Мәүлид кичәсе кабат “Ярдәм” мәчетенең күркәм чатырын бизәде.

30.06.2014
Ярдәм" тернәкләндерү үзәгенең күрмәүче мөгаллимнәре Идрис Хәертдинов белән Руслан Закиров су астына төште. 12 июньдә Казанның "Бентос" аквалангистлар клубы күрмәүчеләрнең хыялын чынга ашырды.

1-10 11-20 21-30 31-40 41-43 Архив

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды