Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Баш казый китабын күрмәүчеләр дә укый

Мечеть Ярдэм / Күрмәүчеләр өчен / Баш казый китабын күрмәүчеләр дә укый

Баш казый китабын күрмәүчеләр дә укый. Күрмәүчеләр өчен Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның "Мөселман баласы. Тәрбия турында" дип аталган китабы Луи Брайл системасында күзләре күрмәүчеләр өчен махсус басылды. Китапны "Ярдәм" мәчете каршында эшләүче "Зур Казан" нәшрият үзәге нәшер итте. Халык яратып укый торган дини китаплар авторы, танылган дин белгече Җәлил хәзрәтнең китабын хәзер күзләре начар күрүчеләр дә укый ала.

Казый китабында сүз балаларга ничек тәрбия бирү хакында бара. Дин һәм хезмәт - төп тәрбия, дип саный хәзрәт. Мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов сүзләренә караганда, баш казыйның китабы күзләре күрмәүчеләр соравы буенча басылган.

"Ярдәм" мәчете матбугат үзәге

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды