Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм» мәчетенә танылган тарихчы Тәэминә Биктимерова килде

Мечеть Ярдэм / Күрмәүчеләр өчен / «Ярдәм» мәчетенә танылган тарихчы Тәэминә Биктимерова килде

«Ярдәм» мәчетенә танылган тарихчы Тәэминә Биктимерова килде. Күрмәүчеләр өчен Казандагы «Ярдәм» мәчетенә танылган тарихчы, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр Академиясе Тарих институтының милли мәгариф теориясе һәм тарихы Үзәге фәнни хезмәткәре Тәэминә Әхмәт кызы Биктимерова килде.

Тәэминә ханым - татарларның хатын-кызлар тарихы буенча белгеч, ул мәгърифәт өлкәсендә татар хатын-кызларының роленә багышланган берничә монография, шулай ук бу темага язылган күпсанлы мәкаләләр авторы да.

Тәэминә Әхмәт кызы "Ярдәм” мәчете каршында күрмәүчеләрне тернәкләндерү Үзәгенең эше, биредә алып барылучы күпсанлы социаль проектлар, Хатын-кызларның эшлекле клубы белән танышты.
Тәэминә ханым мәчетнең мәхәллә халкына танылган татар хатын-кызлары һәм аларның татар милләте тарихындагы роле турында сөйләде.

Тәэминә ханым фикеренчә, "Ярдәм” мәчетендә оештырылган гамәл Татарстан өчен зур әһәмияткә ия. Мәчетнең һәм тернәкләндерү үзәгенең эшендә хатын-кызлар һәм яшьләрнең катнашуы аеруча мөһим.

Яшьләрне мөһим гамәл белән шөгыльләндерү республика өчен аеруча әһәмиятле бүгенге көндә.
Тәэминә Биктимерова яшьләр белән эшләүнең зур әһәмияткә ия икәнлеген тагын шуның өчен дә яхшы аңлый: җөмһүриятебездә тотрыклылык өчен күп эшләр башкарган танылган гаилә вәкиле ул. Тәэминә Әхмәт кызының туганы, Элек Татарстан Эчке эшләр министры булган, хәзерге вакытта Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсхәт Әхмәт улы Сәфәров республикада экстремистик рухтагы яшьләрне профилактикалау өчен күп эшләр башкарды.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды