Казандагы «Ярдәм» дәвалау-укыту үзәге күрмәүчеләре инде күркәм гадәткә әйләнгән Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булдылар. Бу юлы аларга бөек татар драматургы Туфан Миңнуллинның соңгы иҗат җимеше – “Мулла” спектакле күрсәтелде. Әлеге сәхнә әсәре Татарстан Мәдәният министрлыгының махсус бүләгенә, ягъни «Яңа татар пьесасы» дигән бәйге премиясенә лаек, дип табылды.
Бу спектакльнең сюжеты әхлаксызлык, мораль кыйммәтләр торгынлыгы һәм имансызлык сәбәпле, үлем янаган татар авылыннан алып язылган. Авылга кайткан Казан мулласы үзенең яшь булуына, җирле көнкүреш шартларын белмәүгә карамастан, җирле халыкның ышанычын яулап, аларны мәчеткә китерергә тиеш була. Ул бер тере затны имансызлыктан коткарырмы, авылдашларны хакыйкать юлына юнәлдерә алырмы?
Уйлап чыгарылган кыенлыклардан тыш, авылга кайткан яңа муллага җирле үзидарә органнарының турыдан-туры аның эшләренә тыкшынуына һәм элекке төрмәчеләрдән торган бандитларның террорына җавап бирергә дә туры килә. Дөрес, монда мулла үзе дә йомшак бәндәләрдән булып күренми, чөнки ул ятим үскән, катлаулы язмыш кешесе булып чыга.
Әлеге спектакль әйләнә-тирәдәге тормышыбызда булып торган мәсьәләләрне күтәрә, шулай да ул аларга бер төрле җавап бирергә генә алынмый, бәлки тамашачылар үзләре нәтиҗә ясап, спектакльнең ахырын да уйлап чыгарырлар дигән мөмкинлек калдыра.