Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков: «Ярдәм» мәчетенә ярдәм итәргә кирәк"

Мечеть Ярдэм / Күрмәүчеләр өчен / Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков: «Ярдәм» мәчетенә ярдәм итәргә кирәк"

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков: «Ярдәм» мәчетенә ярдәм итәргә кирәк". Күрмәүчеләр өчен Бүген, ягъни 13 мартта Татарстан прокуроры Илдус Сәет улы Нәфыйков Казандагы "Ярдәм” мәчетен карады һәм үзенең биредә күргәннәреннән канәгать калды. Аңа гыйбадәтханәнең истәлекле урыннарын, фарыз залын, күрмәүчеләрне укыту бүлмәләрен мәчетнең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов күрсәтте.

Олуг кунакка үзенең "Күңелем көндәлеге" дигән шигырьләр җыентыгын биредә белем алучы шагыйрә Лилия Сәлахетдинова бүләк итте. Китеп барганда, Илдус Сәет улы: "Ярдәм" мәчетенә ярдәм итәргә кирәк икән әле монда",-диде.



Белешмә өчен: Илдус Сәет улы Нафиков 1960 елның 12 июнендә ТАССР Куйбышев районы Кузнечиха авылында туган. Ул Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган.

Төрле елларда Куйбышев АТПсында слесарь, Брежнев шәһәре Комсомольск районы (хәзер Чаллы) прокурорының өлкән ярдәмчесе, Брежнев шәһәре прокуратурасының өлкән тикшерүчесе булып эшләгән. 1988-1990 елларда – КПСС Чаллы шәһәр комитетының идеология бүлеге инструкторы, 1990-1995 елларда – Чаллы прокуроры урынбасары, 1995-1996 елларда – Автошәһәр прокурорының беренче урынбасары, 1996-2000 елларда – Түбән Кама прокуроры, 2000-2007 елларда – Чаллы прокуроры, 2007 елның февраленнән – Казан прокуроры.

Өйләнгән, улы һәм кызы бар.


"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды