“Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә дини белем алган саңгырауларның курслары төгәлләнде. Һәркөнне аларның тернәкләнү программасына физик культура аша дәвалану, массаж, медицина һәм ислам нигезләре буенча лекцияләр тыңлау, гамәли сәнгать белән шөгыльләнү керә иде.
Дәресләрнең соңгы көнендә исә алар мөгаллимәләр белән бергәләп тәмле торт әзерләделәр, җыелыштан соң аның белән теләге булган һәркемне сыйладылар.
Ишетмәүчеләр аннары үзләренең мондый теләкләрен язып калдырдылар:
“Мөхтәрәм Илдар хәзрәт һәм Мәликә ханым!
Без ихлас күңелдән “Ярдәм” мәчетендә бик җылы кабул иткәнегез өчен Сезгә рәхмәтебезне белдерәбез. Без, саңгыраулар, тәүге тапкыр Сезнең ярдәм белән намаз укырга өйрәндек, гарәп хәрефләре белән язарга керештек. Безгә ни өчен намаз укырга һәм Аллаһыны искә алырга кирәклеге аңлашыла башлады. Сабырлык күрсәтүегез өчен Сезгә һәм безне хөрмәт иткән “Ярдәм” мәчетенең барлык коллективына биниһая зур рәхмәтебезне әйтәбез. Сезгә Аллаһ юлында түземле һәм армый-талмый эшләвегезне теләп калабыз”.