Милади ел тәмамланганда «Ярдәм» Тернәкләндерү үзәгендә саңгыраулар һәм бераз ишетүчеләр өчен уку-укыту курслары башланды. Дәресләр программасына инвалидларны физик тернәкләндерү, экскурсияләр, гамәли сәнгать һәм башка күп иҗади төрләр кертелгән.
Саңгырауларның курслары тәмамланганчыга кадәр мөгаллимнәр белән бергә тәрҗемәче эшләячәк.