Кичә Казанда күренекле татар, соңрак төрек галиме һәм дәүләт эшлеклесе Садри Максудига һәйкәл ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Садри Максудиның туганнары һәм башкалар катнашты.
Һәйкәл «Истанбул» паркы территориясендә урнаштырылган. Проект авторы – скульптор Асия Миңнуллина.
«Бүген без атаклы кеше, күренекле татар һәм төрек эшлеклесе Садри Максудига һәйкәл ачабыз. Ул данлыклы тормыш юлы узган: ике мәртәбә Россия Дәүләт Думасы депутаты булган һәм өч мәртәбә Төркия Милли Мәҗлесе депутаты булып сайланган. Моннан тыш, Садри Максуди Төркиянең беренче Президенты Кемаль Ататөрекнең якын киңәшчесе булган», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты Төркия халкына Садри Максуди турында хәтирәләрне саклаган өчен рәхмәт белдерде, яңа һәйкәлнең Татарстан-Төркия дуслыгының гүзәл чагылышы булыр дигән ышаныч белдерде.
Бинали Йылдырым билгеләп үткәнчә, Казан белән Истанбулны дуслык мөнәсәбәтләре бәйли. «Бүген без Татарстан белән Төркияне тоташтыручы үзенчәлекле күпер ролен үтәгән бөек шәхескә, кешегә һәйкәл ачарга җыелдык. Садри Максуди – Төркия юридик мәктәбе нигезенә зур өлеш керткән шәхес», – диде Төркия Премьер-министры, әлеге һәйкәлнең бөтен татар эшлеклеләренә ихтирам билгесе булуын әйтеп.
«Садри Максудига һәйкәл Татарстан һәм Төркия халыклары файдасына башкарылачак яңа гамәлләрнең символы булыр дип ышанам», - диде Бинали Йылдырым.
Аннары кунаклар һәйкәлгә чәчәкләр салды.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Бинали Йылдырым Казан Кремленә юнәлде. Анда Төркия кунаклары өчен Кол Шәриф һәм Благовещенский соборына экскурсия оештырылды.
ТР Президенты матбугат хезмәте.