Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Коръәннең кайбер кушымталарында җитди хаталар булуы ачыкланган

Мечеть Ярдэм / Коръән өйрәнү үзәге / Коръәннең кайбер кушымталарында җитди хаталар булуы ачыкланган

Коръәннең кайбер кушымталарында җитди хаталар булуы ачыкланган. Коръән өйрәнү үзәге

Коръән мобиль кушымталарының кайберләрендә хаталар күп, дип хәбәр итә Истанбулдан “Анадолу” агентлыгы. Бу хакта исә Бөтендөнья ислам лигасы карамагындагы Коръән белгечләре Халыкара оешмасы (Рабита әл-Әлам әл-Ислами) кисәткән.

Apple Store, Google Play һәм башка сайтлардан һәм онлайн-кибетләрдән алынган Коръән укырга мөмкинлек бирүче кайбер мобиль кушымталарларда хаталар барлыгы ачыклаган. Хаталарга зарланып, дистәләгән кешедән мөрәҗәгать килгән. Аерым алганда, мәсәлән, quran 360 кушымтасында аңлатмаларда хаталар табылган, ә Kur'an-ı Kerim кушымтасында берничә аять төшереп калдырылган. A.S.H. компаниясе тәкъдим иткән Kur'an кушымтасында да ялгышлыклар бар икән.

Коръән белгечләре ышанычлырак чыганаклардан файдаланырга тәкъдим итеп, mushaf-services.qurancomplex.gov.sa, quran.ksu.edu.sa, www.quranflash.com кебек чыганакларны киңәш итә, дигән мәгълүмат ирештерде "Татар-информ".


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды