«Ярдам-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды 17 июльдә казанлыларны Серов 4А урамында фонд комплексы ачылуга 12 ел тулуга багышланган масштаблы хәйрия акциясендә катнашырга чакыра.
Сезне көтә: Кайнар төшке аш: теләгән һәркем фонд комплексы территориясендә кайнар аш һәм хуш исле пылау татып карый алачак.
Социаль ярминкә: ярминкә һәркемгә бәйрәм рухын тоярга һәм Фонд эшчәнлеге белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирәчәк.
Күчмә диспансеризация: Казанның 16 нчы шәһәр клиник хастаханәсе һәм сугыш ветераннары госпитале көче белән Мәскәү районында яшәүчеләргә диспанцеризвция оештырыла.
Ә башка районнарда яшәүче шәһәр кешеләре өчен 16 нчы шәһәр клиник хастаханәсенең сәламәтлек Үзәге тарафыннан медицина тикшерүе оештырылачак.