Апастагы рухи үзәктә Мәүлид чарасы узды. Биредә Коръән укылды, бик матур итеп мөнәҗәтләр әйтелде, вәгазьләр укылды. Кичәдә район хакимияте башлыгы Айрат Җиһаншин да катнашты.
Җитәкчеләр һәм остазлар бәйрәм белән кайнар котладылар. Гаиләләрдә сәламәтлек, тигезлек, бәхет теләп калдылар. Бәйрәм табыны йөрәкләргә үтеп керерлек итеп укылган догалар, Салават әйтүләр белән үрелеп барды.
“Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәге традицион исламның югары әхлак кагыйдәләрен саклау һәм яклау өчен мөхим чараларны даими оештыра.
«Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды каршындагы “Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәгендә балалар да, өлкәннәр дә аралаша.