Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Бүген мәчетебездә Корбан гаете намазы узды. Фотосүрәтләр.

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Бүген мәчетебездә Корбан гаете намазы узды. Фотосүрәтләр.

Бүген мәчетебездә Корбан гаете намазы узды. Фотосүрәтләр.. Төп яңалыклар

 

Корбан хөрмәтенә "Ярдәм"гә бәйрәм вәгазьләрен тыңларга, Корбан гаете намазын кылырга килгән мөселманнар белән мәчет ишек аллары да  шыгрым тулы булды.

Кардәшләребез бер–берсенә шәфкатьле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга тырыштылар, тиртък намазга мәчеткә килделәр. 

Раил хәзрәт Әхмәтов кылган догаларыбыз кабуллардан булсын, диде. Ул намазын укып, вәгазъ сөйләде. Изге гамәлләр кылып, яхшы ниятләр белән яшәргә язсын дип теләкләрен юллады.

Дини темага мәгънәле чыгышлар: Коръән, вәгаз, дога, тәкбирләр белән үрелеп барган бәйрәм намазы бер тында узды. Урамда, яшел хәтфә чирәмле ишек алдында да  намаз оештырылды. Диндарлар оештыручыларга рәхмәтләрен әйтеп, эшләрендә уңышлар теләделәр. Аннары йортларына гает коймагы ашарга тралашытылар. 

Корбан бәйрәме көннәрендә яңгыраган вәгазъләр, теләкләр, ихлас күңел белән кылган догаларыбыз, эшләребез күңелләребезне тынычландырсын, тынычлыкта, иминлектә яшәргә язсын.

Хөрмәт белән Сезнең һәм Аллаһы Җәнәбел Хак мәчете "Ярдәм".  

 

 


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2025 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды