Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Иртәгә "Сөләйман" мәчетендә ифтар мәҗлесе буласын тавис кошы да аңлаган, ахрысы

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Иртәгә "Сөләйман" мәчетендә ифтар мәҗлесе буласын тавис кошы да аңлаган, ахрысы

Иртәгә "Сөләйман" мәчетендә ифтар мәҗлесе буласын тавис кошы да аңлаган, ахрысы. Төп яңалыклар

Бүген, ягъни 22 майда «Сөләйман” мәчетендә ифтар – авыз ачу мәҗлесен Эмиль Илче улы Таһиров уздырды. Баштарак ул үзе килә алмас, эшләре күп дисәләр дә, Хак Тәгалә безнең авыз ачу мәҗлесенә аның килүен дә теләгән, күрәсең. Бермәлне менә ул үзе дә мәчетебез ишегеннән атлап керде.

Шәхсән мин үзем Эмиль Илче улын күптәннән беләм инде. Без хәтта аның белән 2008 елда бергәләп хаҗ кылу бәхетенә дә ирештек. Әле алай гына да түгел, Мәккәдә бер бүлмәдә яшәдек. Озын юлга чыккач, кешенең кем икәнлеген бик тиз таный башлыйсың икән. Хаҗ вакытында Люцир хәзрәт белән миңа бераз авырып алырга да туры килде. Мондый чакларда Эмиль Илче улы бик тиз генә үзенең дарулар салынган капчыгын чишә дә, безне дәвалый да башлый иде. Ә үзе ул ник бер йөткереп карасын! Аннары Эмиль Таһиров безне тәмле-тәмле ризыклар белән шактый сыйлады.

Менә бүгенге мәҗлесебездә дә Эмиль Илче улы акчасына алынган һәм пешерелгән берсеннән-берсе тәмле тәгамнәр күп булды. Аңа бирегә җыелган барлык халык үзенең олуг рәхмәтен ирештерде. Ә мәчетнең имамы Дамир хәзрәт Мәрвәров Эмиль әфәнде безне киләчәктә дә шулай онытмасын, ул үзе һәм гаиләсе Хак Тәгаләнең рәхмәтендә, сау-сәламәт яшәсен, дип дога кылды. Аның бу сүзләренә аксакалларыбыз Миңлеәхәт абый Минҗанов, Әгъләм ага да кушылды.

Мәҗлесебез тәмамланып килгәндә, колакка бер көчле генә тавыш ишетелде. Аны яныбыздагы мөселман кардәшләр тавис кошы ул, дип аңлаттылар. Безнең әлеге ифтар мәҗлесебезне күркәм тавис кошы да хуплый иде булса кирәк.

Дамир хәзрәт иртәгә ял итәчәкбез, ифтар мәҗлесе булмаячак, чөнки үткәрергә теләк белдерүче юк, дип игълан итте. Моңа безнең белән бергә мәҗлесне уздырырга булышкан Алмаз Гобәев, Ринат Юлдашев, Рифат Ринатдин дә куандылар. Әмма шатланулары иртәрәк булган икән, иртәгә, ягъни 23 май көнендә дә авыз ачу мәҗлесен үткәрүче табылды. Тәравих намазы тәмамланганнан соң, Дамир хәзрәт сөенечле рәвештә: “Җәмәгать, без башта иртәгә ифтар мәҗлесен үткәрүче булмас, дип уйлаган идек, тик татарча әйбәт белүче таҗик егете Дамир Минаваровның үтенеп соравын кабул итмичә булмый, кыскасы, иртәгә ул уздыра авыз ачу мәҗлесен, барыгыз да килегез”,-дип мөрәҗәгать итте. Ә мин исә теге тавис кошы юкка гына кычкырмаган икән, дип аңладым.

Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды