Бүген, ягъни 30 декабрьдә, изге җомга көнендә Казандагы “Сөләйман” мәчетенә башларына күркәм яулыклар бөркәнгән, мөселманча матур итеп киенгән 8 яшьтән 15 яшькәчә булган кызлар җыелды. Алар кышкы каникул вакытында биредә төрле уеннарда катнашачак, ислам дине нигъмәтеннән авыз итәчәк, ягъни дөрес итеп намаз һәм Коръән укырга өйрәнәчәк.
Моннан берничә еллар элек “Сөләйман” мәчете балаларның шат авазыннан, күрмәүчеләрнең изге китапны өйрәнү гамәленнән гөрләп торды. Тик 2013 елда Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәгенең Серов урамындагы “Ярдәм” мәчетенә күчкәч, биредәге күркәм авазлар берникадәр тынып калган иде. Хәзер исә “Сөләйман” мәчете кабаттан икенче яшьлеген кичергәндәй тоелды. Ул балаларның шат авазына күмелде.
“Әлбәттә, бу изге эш Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова, «Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов, “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлевнең ярдәменнән башка барлыкка килә алмаган булыр иде. Безнең төркемдә 4 тәрбияче һәм 2 мөгаллимә бар. Аларның һәммәсе дә РИУ һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укыган кызлар. Шулар ярдәмендә без бу гамәлне уңышлы гына башкарып чыгарбыз, ягъни кызларыбызны 10 көн дәвамында ислам нигезләренә төшендерә алырбыз, Аллаһы боерса”,-диде “Бәхет ачкычы” иҗади төркеме җитәкчесе Ләйсән Фирдус кызы Ганиева.
Бүген балаларга беренче җомга ризыгы итле-яшелчәле (рагу) булачак. Аны аш-су остасы Алия Әпсәләмова үзенең ярдәмчесе Алия Ибраева белән бергәләп әзерли.
Ләйсән Фирдус кызы әйтүенчә, җәйгә, Аллаһы боерса, алар ир балаларга да, кызлар өчен дә шундый ук курсларны аерым-аерым итеп әзерләргә ниятлиләр.