Бүген Казандагы “Сөләйман” мәчетендә Рәхимҗан ага Сөләйманов ифтар мәҗлесе оештырды.
Әгәр мәчет төзелүнең тарихына күз салсак, 1994 елда Левченко бистәсенең Ютазы урамында иске агач йортында намаз уку бүлмәсе оештырыла. Ул «Рәхмәт мәчете» дип атала. Әлеге бина 1998 елда янып бетә. Бу районда совет чорында рәсми булмаган мулла вазифасын Рәхимҗанның бабасы Сөләйман ага башкара. Ә оныгы Рәхимҗан Сөләйманов шунда таш мәчет төзү эшенә алына. Төзелеш 1998 елның маенда башлана, мәчет 1999 елның 17 декабрендә ачыла. Ләкин соңрак мәчет бинасы яңадан яна, аның бинасын янә төзи башлыйлар. Бу мәчеткә «Сөләйман» исеме бирелә. Мәчет бинасының тулы реконструкциясе 2004 елда тәмамлана.
"Сөләйман" мәчетендә күрмәүчеләрне укытып, Илдар хәзрәт Баязитов, Илһам Исмәгыйлев һәм Мәликә ханым Гыйльметдинова бу гыйбадәтханәнең данын еракларга таратты.
Без «Сөләйман» мәчетендә Рәхимҗан ага белән бергәләп ифтар мәҗлесендә катнаштык, ахшам намазын, ә аннары ястү һәм тәравих намазларын укыдык.