Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Бүген «Сөләйман» мәчтендәге ифтарны Әгъләм Садриев уздырды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Бүген «Сөләйман» мәчтендәге ифтарны Әгъләм Садриев уздырды

Бүген «Сөләйман» мәчтендәге ифтарны Әгъләм Садриев уздырды. Төп яңалыклар

Бүген Казандагы “Сөләйман” мәчетендәге ифтар-авыз ачу мәҗлесен шушы гыйбадәтханәгә намаз укырга йөри торган Әгъләм Галләм улы Садриев (рәсемдә-уртада) үткәрде.

Әгъләм абзый 1952 елда Яшел Үзән районындагы Сөнчәләй авылында Галләм ага гаиләсендә дөньяга килә. Шушы районда урта белем алганнан соң, ул гыйлем алуны Казанның ул вакыттагы Төзүчеләр институтында дәвам итә. Аннары армия сафларында хезмәт итеп кайткач, ул Мәскәү районындагы төзүчеләр трестында баш инженер вазифасын башкара. Шунда әйбәт кенә эшләп йөргәндә, аның башына зур бәла төшә: автобуста өенә кайтып барганда кинәттән кенә аңын югалта. Клиник үлем хәлендә була ул.

“Мин каядыр бик югарыга очып менеп киттем, җанымда шундый рәхәт тойгы кичердем. Күктә йолдызлар шәйләнә, җаным тәннән аерылган итеп сиздем. Шунда Аллаһыдан бик ялварып, мине исән калдырсаң, балаларымны үстерешер идем, дип сорадым. Разъезд Восстаниедән бер тукталыш ара киткәнче, җаным үз урынына кире кайткан иде инде. Димәк, Аллаһы Тәгалә минем гозеремне ишеткән булып чыга. Дөрес, аяклар начар тота иде әле, дөресрәге, алар тотнаксыз иделәр. Шулай да мин исән калдым. Менә шул вакытлардан бирле мин Аллаһыга рәхмәт йөзеннән, намазлар өйрәнә башладым”,-дип сөйләде Әгъләм абзый.

Шулай да әле аның аяклары тиз генә йөреп китми. Аксап кына, әкрен генә ул аннары аяк атларга да керешә. Әле хәзерге вакытта да берникадәр аксап йөрүе сизелә. Ул үз-үзен чыныктырырга тотына, урманга чыгып йөри башлый. Шулай итеп, әкренләп һәммәсе дә үз урынына утыра. Бүгенге көндә ул инде безнең белән намаз укый, авыз ачу мәҗлесендә дә катнашты.

Әйе, Хак Тәгаләнең рәхмәте киң, Ул безләргә сәламәтлекне бирә дә, аны киредән алырга да мөмкин. Без шуның өчен Раббыбызга үзебез дә рәхмәтле булып, Ул кушканнарны үтәргә һәм Аның тыйганнарыннан тыелып яшәргә тиешбез. Без бүген Әгъләм абзый белән аның хәләл җефете Земфира ханымга бәхетле картлык, шулай ук балаларына да озын-озак гомер кичерүләрен теләп дога кылдык.

Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды