Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Динле гаиләдә дингә мәхәббәтле балалар үсәргә тиеш!

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Динле гаиләдә дингә мәхәббәтле балалар үсәргә тиеш!

Динле гаиләдә дингә мәхәббәтле балалар үсәргә тиеш!. Төп яңалыклар Кичә Казандагы «Ярдәм» мәчетен башкалабыз мэры Илсур Метшинның әтисе Рәис Мөҗәһит улы һәм әнисе Разия Нурулла кызы килеп карады. Алар күрмәүчеләрне Тернәкләндерү үзәгенең 3 катын да карагач, мондый корылмадан бик кәнәгать калулары хакында белдерде.

Рәис Мөҗәһит улы белән Разия ханым аннары биредә дини белем алучы инвалидлар белән дә шактый озак сөйләшеп утырдылар.

"Ярдәм”дә белем алучы шәкерт Вадим Шәйхиевтән мин бу очрашуның нинди тәэсир калдыруы хакында сорадым. Ул миңа: "Алар бик ачыклар, мәчетне күрергә килгәннәр. Үзләре бик карт та, бик яшьтә түгелләр, урта яшьләрендәдер. Булышканнары өчен без аларга рәхмәтләр әйттек. Әгәр балаларын шундый яхшы рухта тәрбияләмәгән булсалар, безгә биһисап кирәкле бу Тернәкләндерү үзәге төзелер идеме икән? Тәгаен генә әйтә алмыйм анысын. Без аларга үзебез хакында сөйләдек, ә алар үзләре турында. Аларның 3 баласы да әйбәт юлда. Шундый әйбәт очрашу булды ул безгә!”-дип сөйләде.

Тернәкләндерү үзәгенең уку-укыту бүлеге мөдире Мәликә Гыйльметдинова исә: "Илсур Рәис улының әти-әнисе шундый гадиләр һәм тыйнак кешеләр икән. Тәкәббер түгелләр, авырлыкларны күп күргәннәр. Шаккаттылар алар безнең Тернәкләндерү үзәген карагач. Күрмәүчеләр дога кылдылар, рәхмәтләрен әйттеләр шундый игелекле балалар үстергәннәре өчен. Алар икесе дә намаз укый. Динле гаиләдә менә шундый динле балалар үсәргә тиеш тә инде ул!”-диде.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды