Татарстан мөфтие киңәшчесе, “Ярдәм” МИХФ рәисе Илдар хәзрәт Баязитов белән шул ук “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев җитәкчелегендәге делегация Свияжск каласындагы 5 нче төзәтү колониясендә булдылар. Визит барышында алар православие храмы янындагы “Әл-Фатиха” мәчетен карадылар, әлеге гыйбадәтханә мәхәлләсе халкы белән гәп кордылар. Сөйләшү вакытында аларга колония администрациясенең мондагы мөселманнарга биш вакыт намаз укырга, җомга һәм бәйрәм гаетләрендә катнашырга мөмкинлек бирүе хакында билгеле булды. “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов андагы тоткыннарга Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормыш юлы, берничә айдан башланачак Рамазан ае турында сөйләде. Колониядәге өйлә намазын Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге белгече Марсель хәзрәт Мингалиев укытты. Диния нәзарәтеннән килгән мөселманнар тотылу шартлары катгый булган СУСка да кереп чыктылар. Алар андагы мөселманнар белән гәпләштеләр һәм тоткынлыктагы кардәшләргә дини гыйбадәтләрне үтәргә мөмкинлек бирелүен үз күзләре белән күреп киттеләр.