Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илдар хәзрәт Баязитов Әлмәттәге төзәтү колониясендә булды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илдар хәзрәт Баязитов Әлмәттәге төзәтү колониясендә булды

Илдар хәзрәт Баязитов Әлмәттәге төзәтү колониясендә булды. Төп яңалыклар Татарстан Җөмһүрияте мөфтие урынбасары, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе, мөфтияттә социаль блокны алып баручы Илдар хәзрәт Баязитов һәм “Ярдәм” хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев Россиянең Әлмәттәге 8 нче төзәтү учреждениесендә булдылар.

Казанның “Ярдәм” мәчетеннән килгән кунаклар әлеге колониядә төзелгән гыйбадәтханәне карадылар һәм биредәге тоткыннар белән аралаштылар.

Колониядә аларны Әлмәт үзәк мәчете аксакалы, 8 нче төзәтү колониясенең элеккеге җитәкчесе, хәзер бу оешманың ветераннар советы рәисе булган Әмин Хәсәнов озатып йөрде. Колониядә тоткыннар исламның барлык йолаларын да үтәсен өчен шартлар булдырылган.

Татарстан мөфтие урынбасары шулай ук Әлмәт районы мөселманнарының имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов белән дә очрашты. Аның барышында яклар Татарстан Диния нәзарәтенең социаль проектлары һәм колониядәге хәлләр турында сөйләштеләр.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды