РТ мөфтиенең киңәшчесе, Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына кандидат Рөстәм Миңнехановның ышанычлы вәкиле Илдар хәзрәт Баязитов «Хәҗәр» үзәгендә җәмәгатьчелек белән очрашу үткәрде.
Чарада «Ярдәм» иҗтимагый фонды президенты Илһам Исмагилов, «Хәҗәр» үзәге директоры Айназ Сафиуллин, Татарстанның Апас районы җәмәгать активистлары, «Хәҗәр» рухи-әхлакый үзәге проектларында катнашучы балаларның актив ата-аналары да катнашты.
Очрашу балалар һәм яшьләр арасында рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауның актуаль мәсьәләләренә багышланды. Шулай ук «Хәҗәр» рухи-әхлакый үзәгенең җәйге чордагы эшенең арадагы нәтиҗәләре күрсәтелде, биредә хәзергәчә ике балалар сәламәтләндерү курсы үткәрелде, барлыгы йөздән артык бала катнашты.
Чыгышында Илдар Баязитов балалар һәм яшьләр арасында гаилә, туганлык бәйләнешләре, кешелек, шәфкать кебек традицион, гомумкешелек кыйммәтләрен татар дини мирасы призмасы аша да тулысынча саклауның кирәклеген ассызыклый.