Татарстан Рәисен сайлауда Рөстәм Миңнехановны яклаучы иҗтимагый штаб заты, Татарстан мөфтиенең киңәшчесе, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары Имам Мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов һәм районыбыз имамнары Болгарда Мәүлид бәйрәмендә катнашты. Алар дога кылды, чыгышларны тыңлады.
Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көнендә (4 сентябрьдә) – Пәйгамбәрнең ﷺ туган көнендә Болгарда Ак мәчеттә Мәүлид кичәсе узды.
Бу уңайдан Ак мәчеткә имам-мөхтәсибләр, аксакаллар, махсус хәрби операция ветераннары җыелды.
Мәҗлестә татар мәкаме белән мәшһүр “Мәүлид” касыйдәсен башкардылар.
Хәзрәтләр Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ турында вәгазьләр сөйләде һәм салаватлар әйте.
Мәүлид кичәсе җәмәгать белән өйлә намазы укып һәм Ватанны саклаучылар һәм илебез иминлеге өчен дога кылып тәмамланды.