Казандагы “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов бөтен дөнья мөселманнарын һәм “Ярдәм” мәчете мәхәлләсендә яшәүчеләрне Корбан гаете белән котлый.
Бүген бөтен дөнья мөселманнары иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаетен билгеләп үтә.
Хөрмәтле дин кардәшләр! Ихластан Корбан бәйрәме белән котлауларны кабул итеп алыгыз. Әлеге якты бәйрәм хаҗның тәмамлануын белдерә. Ул исламның, дөньядагы башка диннәр кебек үк, гаделлек, мәрхәмәтлек, кече күңеллелек һәм, нинди милләттән булуына һәм нинди дин тотуына карамастан, якыныңның турында кайгырту кебек мәңгелек кыйммәтләргә нигезләнгәнлеген безнең исебезгә төшерә.
Корбан гаетен өч көн дәвамында билгеләп үтәләр. Корбан бәйрәме көннәрендә корбан чалына.
Сезнең барыгызны да Аллаһы Тәгалә тыйганнардан тыелып, Аллаһы Тәгаләнең кушканча, Аның ризалыгын өмет итеп яшәргә чакырабыз. Кәеф күтәренкелеге һәм хисләрнең ихласлылыгы сезгә яшәргә көч бирсен. Саулык-сәламәтлек, хәерле гомер телибез.
Илдар хәзрәт Баязитов.