Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге һәм мәчет
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илдар хәзрәт Баязитов Мансур хәзрәт Сафиуллинны туган көне белән котлады

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илдар хәзрәт Баязитов Мансур хәзрәт Сафиуллинны туган көне белән котлады

Илдар хәзрәт Баязитов Мансур хәзрәт Сафиуллинны туган көне белән котлады. Төп яңалыклар

Казанның Яңа Юдино бистәсендәге «Рәмис» мәчете имам-хатибы Мансур хәзрәт Сафиуллин 10 февральдә үзенең туган көнен билгеләп узды. Усаклы (Осиново) бистәсендә яшәүче Мансур ага биредә 15 елга якын эшли инде, ул һәр көн саен Яңа Юдинога ике автобуста килеп йөри.

Казанның Киров һәм Мәскәү районнарына караган мәчеттә хезмәт итүче Мансур хәзрәтнең сөйләвенчә, ул 1941 елда дөньяга килгән, әмма аның метрика кенәгәсенә әти-әнисе 1942 елда туды, дип яздырганнар.

“Ярдәм” мәчете имамы Раил хәзрәт Әхмәтев 9 февральдә үткәргән җомга намазыннан соң, Мансур хәзрәт Сафиуллинга мөхтәсиб Илдар хәзрәт Баязитов кул куйган “Рәхмәт хаты” һәм “Ярдәм” мәчете фонды медале тапшырылды.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2018 "Ярдәм" мәчете, официаль сайты
Сайт ясалды —
Ариф студиясендә