Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге һәм мәчет
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илдар хәзрәт Баязитов: "Һәр төзәтү учреждениесенең үз имамы булырга тиеш"

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илдар хәзрәт Баязитов: "Һәр төзәтү учреждениесенең үз имамы булырга тиеш"

Илдар хәзрәт Баязитов: "Һәр төзәтү учреждениесенең үз имамы булырга тиеш". Төп яңалыклар Кичә РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе каршындагы Координацион совет утырышы узды.

Көн тәртибенә хөкем ителгәннәрне төзәтү учреждениеләрендә төзәтү процессын оештыру мәсьәләсе буенча Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Рус Правословие Чиркәвенең (РПЦ) Татарстан митрополиясе белән үзара хезмәттәшлеген камилләштерү, ТРда 2013-2015 нче елларда никахны өзү турында актлар теркәлеше динамикасы һәм, Россия һәм ТРда җәмәгать судьялары тарафыннан никахны өзү турындагы эшләрне караганда, медаитив технологияләр кулланылыш тәҗрибәсе кебек темалар куелган иде. Аларны карау барышында төзәтү учреждениеләрендә хөкем ителгәннәрне төзәтү процессын оештыру һәм ТР да гаилә медиациясе хезмәтләрен үстерү кебек мәсьәләләр күтәрелде.

Утырышта Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары – социаль проектлар юнәлеше җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитов, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм Хәйруллин, ТР Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская, ТР Югары суды рәисенең гражданлык эшләре буенча урынбасары Марат Хәйруллин һәм башкалар катнашты.

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Рафаэль Дәүлиев соңгы ун елда РФ дә җинаятьчелек 9 процентка, шул исәптән Татарстанда 16,3 процентка артуын шәрехләде. Ул республикада православие һәм мөселман өммәте мәнфәгатьләрен бертигез кайгыртуга юнәлдерелгән сәясәт алып барылуын ассызыклады. Аның фикеренчә, Россиядә төрле дини карашлар бергә яшәгән бүтән мондый төбәкне очрату кыендыр. “2000 нче еллар башында төзәтү учреждениеләрендә үз җәзасын алган хөкем ителгәннәрнең эш белән мәшгульлеге мәсьәләсе кискен тора иде. Бу проблеманы хәл итү максаты белән, Җәзаларны үтәтү хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчелеге дини юнәлешкә җитди игътибар юнәлтергә ниятли. Чиркәүләр, мәчетләр төзелә, дин әһелләре белән хезмәттәшлек җайга салына”, - дип билгеләп узды Рафаэль Дәүлиев. Ул республикага имам сыйфатында псевдоислам агымнары тарафдарлары үтеп кереп, традицион исламны какшатырга теләүләре турында әйтте. Р.Дәүлиев агымдагы ел башында Рязань шәһәрендә Җәзаларны үтәтү хезмәте тарафыннан ведомствоның территориаль органнары башлыкларының дин тотучылар белән эшләү буенча ярдәмчеләре өчен курслар оештырылганын шәрехләде.

Рафаэль Дәүлиев ассызыклап үткәнчә, хөкем ителгән затларның үзе теләгән динне тотуы өчен, Җәзаларны үтәтү хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчелеге тарафыннан барлык шартлар тудырылган. Татарстанның барлык төзәтү оешмаларында Аллаһ йортлары, гыйбадәтханә бүлмәләре төзелгән. Барлыгы 7 мәчет, мөселманнар өчен 5 гыйбадәт кылу бүлмәсе һәм 8 чиркәү, рус чиркәүләренең 5 гыйбадәт кылу бүлмәсе исәпләнә. 16 православие һәм 15 мөселман җәмгыятьләре оешкан.

Р.Дәүлиев төзәтү учреждениеләрендә барлык дини оешмаларның видеокүзәтү системасы белән җиһазланганын билгеләп узды. “ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә, хөкем ителгәннәрнең мәчетләрдә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен эшләдек”, - дип белдерде ул.

Митрополит Феофан төзәтү учреждениеләренең кеше психологиясен үзгәртүгә, начар фикерләрен уңайга боруга юнәлдерелгән булырга тиешлегенә басым ясады. “Бу җиңел мәсьәлә түгел. Кешенең законның аңа карата “кызыл төскә юл чыгуы” аркасында кулланылуын аңлау мөһим. Бу нисбәттән дини юнәлеш буенча эш алып баруның әһәмияте зур. Кеше аның җаваплылыгы җәзаны үтәү дәвамында гына түгел, ә гомерлек җаваплылык булуын аңларга тиеш”, - дип белдерде Феофан. Ул реабилитация, ресоциализация мәсьәләләренә тукталды. Шулай ук, Җәзаларны үтәтү идарәсе һәм дини конфессия вәкилләре кергән эшче төркем булдырырга тәкъдим итте.

Илдар хәзрәт Баязитов төзәтү учреждениеләрендә мәчеткә йөрүче 600 лап кеше исәпләнүен әйтте. “Алар үзләренең дини вазифаларын үти алсын өчен, барлык шартлар тудырылган”, - диде ул. Аның фикеренчә, һәр төзәтү учреждениесенең вәгазь сөйли алырлык үз имамы булырга тиеш. Бу нисбәттән, имамнарга бу эш өчен түләү мәсьәләсе кузгатылды. Рафаэль Дәүлиев әйтүенчә, дин әһелләренең атнасына, ким дигәндә, ике тапкыр килүе җиңелләрдән түгел, шуңа күрә, әлбәттә, имамнарны матди яктан кызыксындыру зарур.

Илдар хәзрәт шулай ук, Җәзаларны үтәтү хезмәте белән килештереп, төзәтү учреждениеләренә әдәбият китерелүен дә билгеләп үтте. Шулай ук, Рамазан аенда булса да, хәләл тукландыруны оештыру мәсьәләсе күтәрелгәнен әйтте.

“Социаль реабилитация һәм адаптация үзәге” коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры Азат Гайнетдинов, хөкем ителгәннәр җәзасын үтәп иреккә чыгарылгач, аларның җәмгыятькә яраклашуы, үзләрен кирәкле итеп тоюлары проблемасына тукталды. “Иреккә чыгып, күп кеше тораксыз, эшсез була, шактый гына вакыт үз-үзен таба алмый, шушы чорда экстремизмга юл ачыла, алар сектантлар өчен әзер продуктка әйләнә”, - диде үзе дә иректән мәхрүм итү урыны аша узган Азат Гайнетдинов.

Бүгенге утырыш кысаларында, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан митрополиясе белән, ТР территориясендә җинаять-җәза системасы учреждениеләрендә хөкем ителгәннәрне төзәтү процессын оештыру өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында килешү төзеде дип хәбәр итте "Татар-информ".

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2018 "Ярдәм" мәчете, официаль сайты
Сайт ясалды —
Ариф студиясендә