Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илдар хәзрәт Баязитов Свияжскидагы төзәтү колониясендә булды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илдар хәзрәт Баязитов Свияжскидагы төзәтү колониясендә булды

Илдар хәзрәт Баязитов Свияжскидагы төзәтү колониясендә булды. Төп яңалыклар

Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов һәм «Ярдәм» Ислам милли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев Свияжскидагы 5 нче Төзәтү колониясендә булып кайттылар. Илдар хәзрәт андагы тоткыннарны 4 изге айның берсе булган Рәҗәб ае белән котлады һәм аларга начар гамәлләр кылган өчен тәүбәгә килергә, исламны өйрәнүдә тагын да ныграк көч куеп, камилләшергә кирәк дигән теләкләрен ирештерде. Илдар хәзрәт колониядәге тоткыннарга Татарстан мөфтие исеменнән шәмаил һәм аның кайнар теләкләрен тапшырды.

Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре һәм колониядәге тоткыннар май аенда башланачак Рамазан аена әзерлек һәм башка мәсьәләләрне тикшерделәр. Мондагы тоткыннар башка еллардагы кебек үк колония җитәкчелеге аларга ашханәдә иртән сәхәр һәм кич белән ифтар ашарга, шулай ук җәмәгать намазларында, Тәравихта катнашырга мөмкинлек бирер, дип ышана.

Колония мәчетендә булганнан соң, Диния нәзарәте вәкилләре каты шартларда тотылучылар янына барды. Биредә дә аларны бик җылы каршыладылар, хәтта чәй эчертеп җибәрделәр.
Илдар хәзрәт Баязитов Рамазан ае җиткәнчегә хәтле Татарстандагы барлык колонияләрне дә йөреп чыгарга, андагы мөселманнарның изге айга әзерлекләре хакында кайгыртырга ниятли.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды