Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илдар хәзрәт Баязитовның «Сөләйман» мәчетендә имамлык кылуына – 10 ел

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илдар хәзрәт Баязитовның «Сөләйман» мәчетендә имамлык кылуына – 10 ел

Илдар хәзрәт Баязитовның «Сөләйман» мәчетендә имамлык кылуына – 10 ел. Төп яңалыклар Быелның сентябрь аенда Илдар хәзрәт Баязитовның Казандагы "Сөләйман” мәчетендә имам-хатип булып эшли башлавына 10 ел тула.

Моннан 10 ел элек Татарстан башкаласының бер читендә урнашкан бу кечкенә генә гыйбадәтханә социаль яктан мөһим корылмага һәм күп кенә мөселманнарның яраткан урынына әйләнер дип беркем дә уйламагандыр, мөгаен.

Ул менә ничек башланды

2002 елда ул чагында әле бик яшь булган Илдар хәзрәт үз вазифаларына керешкәч, мәчеттәге эшләр шунда ук тернәкләнде. Биредә ислам нигезләре дәресләре бирелә башлады, теләге булганнарга гарәп һәм төрек телләре өйрәтелде, танылган мөгаллимнәр – вәгазьчеләр эшкә чакырылды. Тиздән малайлар һәм кызлар өчен мөселман лагерьлары ачылды. Тик барлык гамәлләр дә моның белән генә чикләнми әле. Монда аз керемлеләр һәм физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә ярдәм итү буенча да биниһая зур эш башкарылды.

Казанышлар

"Сөләйман” мәчете каршындагы балалар лагерының даны еракларга таралды. Аңа эләгергә теләүчеләрнең саны елдан-ел артты. Моңа 2005 елда "Сөләйман” мәчете каршында Коръәнхафизлар әзерләү үзәгенең оештырылуы да ярдәм итмичә калмагындыр. Инсаннарның ислам хакында күбрәк мәгълүматы булсын өчен биредә "Мөселман хәбәрләре” дигән газета чыга башлады. Кызганыч, ул озак яшәмәде. Тиздән бу басманы татар һәм рус телләрендә нәшер ителүче "Ислам info” газетасы алыштырды. Илдар хәзрәтнең раславынча, кешенең дини эшчәнлеге һәрчак социаль ярдәм белән бергә үрелеп барырга тиеш. Мәчеттә гадәти балалар җәйләве белән беррәттән, колагы ишетмәүче һәм күзләре начар күрүче сабыйлар өчен дә лагерьлар оештырылырга кереште. Ул чакларда зәгыйфь өлкән кешеләр дә үзләренә лагерьлар оештыруны сорап, мәчет әһелләренә шалтыраттылар. Менә шул рәвешле мәчеттә саңгыраулар өчен тәүге курслар пәйда булды. Соңрак исә мондый курсларны сукырлар өчен дә үткәрү фикере туды. Шулай итеп, Россиядә күзләре күрмәүче мөселманнар өчен беренче Тернәкләндерү үзәге барлыкка килде. Ә гыйбадәтханәдә зур күләмдә алып барылган хәйрия эшчәнлеге "Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды дигән дәрәҗәгә күтәрелде. Әлеге фонд вәкилләре ел саен йөзәрләгән кешегә, аларның нинди дин тотуларына карамастан, кулдан килгән кадәр булыша.

"Сөләйман” мәчетенең бүгенге хәле

Биредә соңгы 10 елда башкарылган эшләр чынлап та мөселманнар өммәте өчен бик кирәкле гамәл булып чыкты. Илдар хәзрәтнең монда имамлык вазифасы белән социаль мәсьәләләрне бергә үреп бару сәләте ачылды. Ә аның тарафыннан оештырылган мәгълүмат чаралары кешеләр күңеленә традицион рухи кыйммәтләрне ирештерергә ярдәм итә. Халыкның аз якланган өлеше белән эшләү исә аларга җәмгыятьтән аерылмаган икәнлекләрен тоярга булыша. Биредә күзләре күрмәүче мөселманнар өчен үткәрелгән тернәкләндерү курслары Россиядәге һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлегеннән килгән 160 кешегә ел дәвамында ислам нигезләрен, Брайль системасында Коръәнне өйрәнү мөмкинлеге бирә. Болардан тыш, мәчет хезмәткәрләре Рамазан аенда көн саен ифтар мәҗлесләре уздырдылар, аларда һәр көнне 200дән артык кеше авыз ачты.
Илдар хәзрәт Баязитовның актив эшчәнлеге "Сөләйман” мәчетен район һәм республика дәрәҗәсенә генә түгел, бәлки Россия күләмендәге мәхәллә дәрәҗәсенә күтәрде. Мәчет әһелләре тарафыннан оештырылган эшләр күптән инде җөмһүрияттән читтәге җирләрдә дә танылу алды.

Без Илдар хәзрәт Баязитовны бу күркәм юбилей белән котлыйбыз, аңа ныклы сәламәтлек, бәхет, шатлык телибез.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды