Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

“Ярдәм” мәчете Корбан гаетендә сурдотәрҗемә белән бәйрәм вәгазе тыңларга чакыра

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / “Ярдәм” мәчете Корбан гаетендә сурдотәрҗемә белән бәйрәм вәгазе тыңларга чакыра

“Ярдәм” мәчете Корбан гаетендә сурдотәрҗемә белән бәйрәм вәгазе тыңларга чакыра. Төп яңалыклар

11 августта бөтен мөселман дөньясы бөек бәйрәмне – Корбан гаетен билгеләп үтә. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Казыйлар Шурасы карары нигезендә, Казан өчен Корбан гаете намазы вакыты иртәнге сәгать дүрт тулып утыз минутта (4:30) билгеләнгән. Корбан гаете вәгазен иртәнге сәгать дүрттә (4:00) укый башлыйлар. Татарстанның башка шәһәрләрендә һәм авылларында вакыт кояш чыгуга бәйле рәвештә билгеләнә.

Казандагы “Ярдәм” мәчете барлык дин тотучыларны Корбан гаетендә катнашырга чакыра. “Ярдәм” мәчетендә Корбан бәйрәме уңаеннан чаралар иртәнге намаздан һәм Изге Коръән укудан башлана, аннан соң дога кылына. Иртәнге сәгать дүрттә (4:00) - бәйрәм вәгазе, иртәнге сәгать дүрт тулып утыз минутта (4:30) – Гает намазы.

“Ярдәм” мәчетендә сөйләнәчәк бәйрәм вәгазенең үзенчәлеге шунда: ул сурдотәрҗемә (ишетмәүчеләр өчен ишарәләр теле) белән алып барылачак. Билгеле булганча, биредә һәр атнада җомга намазы вакытында вәгазь ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләргә сурдотәрҗемә (ишетмәүчеләр өчен ишарәләр теле) белән аңлатыла. Алар, шулай итеп, җомга көнне намазга гына килеп калмыйлар, ә имам сөйләгән вәгазьне дә тулысынча аңлап кайтып китәләр. “Ярдәм” мәчетендә Корбан гаетендә шулай ук күрмәүчеләр һәм коляскага утырып йөрүчеләр дә катнаша.

Бәйрәм намазы тәмамлану белән, “Ярдәм” мәчете мәхәлләсендә яшәүчеләр корбан чалдырырга китә.

Корбан гаете көннәрендә “Ярдәм” фондының укыту-тернәкләндерү үзәге һәм мәчет ишегалдында, өстәлләр куелып, теләге булган һәркем корбан итеннән әзерләнгән ашлар белән сыйлана алачак. Корбан бәйрәме төрле милләт һәм төрле диндәге кешеләрне якынайта һәм берләштерә. Игелек кылырга һәм юмарт булырга чакыра.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2025 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды