Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге һәм мәчет
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм» мәчетендә белем алучы шәкертләр сертификат алды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Ярдәм» мәчетендә белем алучы шәкертләр сертификат алды

«Ярдәм» мәчетендә белем алучы шәкертләр сертификат алды. Төп яңалыклар Казандагы «Ярдәм» мәчетендә белем алучы биш дистәдән артык шәкерт Коръән өйрәнү курсларын үтү турында сертификат алды. Изге китапны өйрәнү уку елы буенча дәвам итте.

Аларга сертификатны “Ярдәм” фонды советы рәисе, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов тапшырды. Илдар хәзрәт яшүсмер балаларга киләчәктә дә динебезне өйрәнүне дәвам итәргә, кешеләргә чын хакыйкатьне тапшырырга, җәмгыятьнең чәчәк атуына булышырга кушып, үзенең хәер-фатихасын бирде, уңышлар теләде.

Сертификат тапшыру тантанасыннан соң, күп кенә ата-аналар балаларның укуына булышкан “Ярдәм” фонды җитәкчелегенә үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр.

Шул да мәгълүм булсын: яшь хафизлар өйрәтү курсларын иҗазы, ягъни Коръән укытырга рөхсәте булган Мөхәммәтәмин (Зияратшо) Давудов алып барды.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2018 "Ярдәм" мәчете, официаль сайты
Сайт ясалды —
Ариф студиясендә