Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм» мәчетендә күрмәүчеләрнең чираттагы курслары башланды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Ярдәм» мәчетендә күрмәүчеләрнең чираттагы курслары башланды

«Ярдәм» мәчетендә күрмәүчеләрнең чираттагы курслары башланды. Төп яңалыклар Казанның «Ярдәм» мәчете каршындагы күрмәүчеләр һәм бераз күрүчеләрне Тернәкләндерү үзәгендә дини белем бирү курслары башланды. Курслар бер ай дәвам итәчәк. Дини белем алу өчен илнең төрле төбәкләреннән һәм Татарстан районнарыннан күрмәүчеләр килде инде.

80 инвалид тернәкләндерү курсларында катнашачак. Курс кысаларында, инвалидларга киң программа тәкъдим ителә. Алар ай буена Брайль системасы буенча Коръән укырга өйрәнәчәк. Моннан тыш, күрмәүче шәкертләргә компьютер, фикһ, гакыйдә, сира, җирле шартларны исәпкә алып йөрергә өйрәнү дәресләре керәчәк.

Шәкертләрнең тулай торакта яшәү, ашау-эчү, уку, хезмәт күрсәтү, ике якка да юл чыгымнарын “Ярдәм” Ислам милли хәйрия фонды күтәрәчәк. Курслар тәмамлангач, күрмәүчеләргә мәчет басмаханәсендә әзерләнгән аудио китаплар тапшырылачак. Укуда аеруча уңышларга ирешкән шәкертләргә биредә Брайль системасындагы Коръән китаплары биреләчәк.

Тернәкләндерү курслары барышында танылган ислам мәгарифчеләре, татар мәдәнияте һәм әдәбияты эшлеклеләре белән очрашулар, театр караулар, ислам темасына багышланган викториналар һәм конкурслар булып узар, дип көтелә.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2020 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды