Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм» мәчетендә Ураза-бәйрәме узды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Ярдәм» мәчетендә Ураза-бәйрәме узды

«Ярдәм» мәчетендә Ураза-бәйрәме узды. Төп яңалыклар

Иртән «Ярдәм» мәчетендә Ураза-бәйрәменә (Ид әл-Фитр дип тә йөртелә) багышланган гает намазы узды. Намаз мәчет ихатасының бөтен территориясенә, коймаларга кадәр дә таралды.

Гадәттәгечә, мәчет барлык теләүчеләрне дә сыйдырмый калды һәм меңләгән мөселманнар мәчет тирәсендә урнашкан участокларда дога кылды.

Намаз башлануга кадәр "Ярдәм" фондының күрмәүче һәм авыр күрүче якланучылары Коръән укыды, сүрәләрне укуны такбирлар белән дә алмаштырдылар.

Шуннан соң мәчет имамы Раил хәзрәт Әхмәтовның вәгазе ишетелде, ә башка хәзрәтләр мәчет залларында һәм ихатада дини ритуалларны үткәргәндә мөселманнарга ярдәм иттеләр.

Ураза-бәйрәм Рамазан аеның 30 көнлек уразасын тәмамлаганнан соң өч көн буена билгеләнгән һәм Корбан-бәйрәмнән соң икенче урында торучы ислам бәйрәме булып тора.

 


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2025 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды