Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге һәм мәчет
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм» мәчетенең 4 еллыгында аеруча балалар шатланды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Ярдәм» мәчетенең 4 еллыгында аеруча балалар шатланды

«Ярдәм» мәчетенең 4 еллыгында аеруча балалар шатланды. Төп яңалыклар

Бүген, ягъни 19 июльдә, “Ярдәм” мәчетенең 4 еллыгы бәйрәмендә балалар өчен зур бәйрәм чаралары үткәрелде. Әлеге чарада 500дән артык кеше, шул исәптән “Апрель» тернәкләндерү үзәге инвалидлары, ятимнәр, мохтаҗлар, шулай ук якын-тирәдә яшәүчеләрнең балалары, “Сөләйман” мәчетендәге лагерьдә ял итүче кыз балалар катнашты.

Әлеге чараның рәсми өлешендә биредә Рамазан аендә табын әзерләргә булышкан волонтер балаларга рәхмәт хатлары һәм сертификатлар тапшырылды. Бәйрәм чараларын "Ярдәм" мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов ачык дип игълан итте һәм үз исеменнән, тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләгре исеменнән әлеге бәйрәм белән котлаганнан соң, килгән кунакларга сүз бирде. Алар да бу гыйбадәтханә хезмәткәрләренә күрмәүчеләргә ислам нигъмәтләреннән авыз иттергәннәре өчен олуг рәхмәтләрен белдерделәр.

Монда җыелган халыкка биюче Ринат Хәйруллинның, җырчылар Әмир Әхмәдишин, Гөлгенә Кәлимуллина, Абдулвәли Мөселмановның мөнәҗәтләре, җырлары ошады. Бәйрәм чараларын кызыклы итеп супертамада Гамил Нур алып барды.

Биредә балаларга төрле уеннар оештырылган иде: анда батутны, аниматорны, сабын куыгы шоуын, фәнни тәҗрибәләрне дә күрергә була иде.

Малайлар биредә милли көрәштә катнашты, аркан тартышты, кул көрәштерде, футбол уйнады, капчык киеп чапты, кашыкка йомырка салып йөгерде, чүлмәк ватты. Ә кызлар өчен яулык бәйләү буенча мастер класс оештырылган иде, алар өчен макияж салу кебек башка төрле ярышлар да үткәрелде.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2018 "Ярдәм" мәчете, официаль сайты
Сайт ясалды —
Ариф студиясендә