Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

“Ярдәм”нән күрмәүче мөселманнар хаҗ кылып кайтты

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / “Ярдәм”нән күрмәүче мөселманнар хаҗ кылып кайтты

“Ярдәм”нән  күрмәүче мөселманнар хаҗ кылып кайтты. Төп яңалыклар

Казандагы “Ярдәм” фонды быел начар күрүче һәм бөтенләй күрмәүче мөселманнарга хаҗ кылырга ярдәм итте. Аларны хаҗга күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре озата барды.

Дүрт сукыр хаҗидан һәм дүрт озата баручыдан торган сигез кешелек төркем хаҗда булды. Алар Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә махсус әзерлек уздылар.  Идел буе, Урал, Себер һәм Кавказ төбәкләре вәкилләренә бушлай сәфәр мөмкинлеге бирелде. Төркемдә катнашучылар арасында сукыр хаҗилар Хәмзәт Алмасханов, Салават Гыйләев, Ренат Алиев һәм Сафина Кобелева бар. Шулай ук аларны озатып йөрүчеләр Ренат Мифтахетдинов, Ранис Хисмәтуллин, Альберт Федоров һәм Миләүшә Федорова бар.
Сәфәрне «Ярдам-Помощь» иҗтимагый хәйрия фонды оештырды. Ул ел саен сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне гомрәгә һәм хаҗга җибәрә. Бу меценатлар һәм иганәчеләр ярдәме белән мөмкин була.
Аерым бер вакыйга
Хаҗ һәр мөселман тормышында аерым бер вакыйга булып тора, ул билгеле бер дини йолаларны үтәүне һәм изге урыннарга баруны күздә тота. Сукыр дин тотучылар өчен алар арасында мөстәкыйль хәрәкәт итү мөмкин булмаганлыктан, аларга озатып йөрүче затлар ярдәм күрсәтә.
Язма шул күрмәүчеләрнең хаҗын оештыру үзенчәлекләре турында. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне озата баручылар берникадәр дәрәҗәдә оста психолог булырга тиеш.
Күрмәүчеләрнең хаҗы кабул булса, безнеке дә кабул була
Күрмәүчеләрнең кәефләре бик тиз үзгәрә, юктан гына да кәефләре китәргә мөмкин. Алар тиз рәнҗи, һәр сүзгә үпкәли, авырый, күп нәрсәгә әзер түгелләр. Шуңа күрә җайларыннан гына торырга кирәк. Хаҗда бар йоланы да җиренә җиткереп үтәргә кирәк. Бер генә эшне дә дөрес эшләмәсәң, бер генә тәртибен үтмәсәң дә, хаҗың кабул булмый.
Аларның хаҗы кабул булды исә, озатучыныкы дә кабул була. Шуңа күрә хаҗны тырышып үтәргә кирәк. Хәзер Мәккәгә баруда, Мәдинәдә булуда шартлар күпкә яхшы. Узган гасырда инвалидлар өчен бернинди дә шартлар юк иде.
“Сезгә нинди ярдәм кирәк?” - дип кенә торалар
Озатучылар да, Гарәбстан да күрмәүчеләр өчен бөтен шартларны тудыру өчен бик тырыша. Кая барырга, нәрсә эшләргә кирәклеген гел әйтеп: “Сезгә нинди ярдәм кирәк?” - дип кенә торалар. Кая барсаң та, иң беренче сырхауларны үткәрәләр. Автобуска иң беренче итеп инвалидларны утырталар. Хаҗда автобус белән күп йөрергә кирәк.  Инвалидлар өчен тагын кунакханәдәге бүлмәдә бәдрәф һәм ванна бергә булырга тиеш.
 
Арбада йөрүчеләр дә бик тырышып йөри.
 
Арбада йөрүчеләр дә бик тырышып йөри. Колясочникларга керү өчен пандуслар да, менү-төшү өчен лифтлары да бар.
Хаҗ кылучылар арасында төрле кеше бар, әлбәттә. Хөрмәт белән караучылар да, булышырга атлыгып торучылары да, күрмичә узып китүчеләре дә бар.
Хаҗ вакытында шайтанга таш ату
Хаҗ вакытында шайтанга таш ату йоласы бар. Ул йола күзләре күргән кешедән дә бик игътибарлы булуны сорый. Ташны ялгыш башка кешегә тидермәскә, сак булырга кирәк.
Кәгъбәтулланы таваф кылганда да кеше бик күп була. Күрмәүчеләргә анда да җиңел булмый. Төрлечә була, таптап та китәргә мөмкиннәр. Күзе бармы-юкмы, инвалидмы, түгелме дип, карап тормыйлар. Һәр кеше алга баруын белә. Гел яланаяк йөргәч, ир-атларның аяклары авырта ала. "Юк-юк, үзебез барабыз", - дип күрмәүчеләр башыннан ахырына кадәр бөтен йолаларны шартына туры китереп үтәргә тырыша.
Хәтта аңлатып та булмый
Хаҗдан кайтучылар: "Мин шундый хис кичерәм, аны хәтта аңлатып та булмый", - ди.  Хаҗга беренче тапкыр барганда, менә шундый хис була. Ул шундый хис: аны хәтта аңлатып та булмый...
 Әгәр дә сез күзе крмәүчене озатырга  алынгансыз икән, бик нык сабыр булырга, ахырына кадәр җиткерергә кирәк. Бу кешеләргә кычкырырга да, авыр бәрелергә дә ярамый. Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен дип, анда гел "Әл-гаср" сурәсен укып йөрергә кирәк. Кешегә инвалидлык юкка бирелми. Әгәр аның бер органы эшләмәсә, бөтен нерв системасы эштән чыга. Аларның тик торганда да кәефе китәргә мөмкин. > .: Хаҗда тынычсызланырга ярамый
Хаҗда тынычсызланырга ярамый бит. Шуның өчен аларның җаеннан гына торырга тырышасың. Чөнки төрле вакытлар була. Күрмәүчеләргә хаҗ вакытында читенрәк, кешеләр өере аны анда-монда алып атарга мөмкин. Шуңа күрә күрмәүчеләрне һәм начар күрүчеләрне хаҗда булып кайткан, тәҗрибәле хаҗилар озата бара да инде. Алар күрмәүчеләрне: "Анда кеше бик күп, сабыр итәргә, борчылмаска кирәк", - дип тынычландыра.
Кешегә хаҗны гомерендә бер генә тапкыр кылырга насыйп булырга мөмкин. Бу кеше хаҗны ахырына кадәр, бөтен кагыйләрен үтәп, җиренә җиткереп кылсын, үкенечкә калмасын, “хаҗым кабул булдымы инде, юкмы?” - дип, өзгәләнмәсен өчен, аңа озатучы кирәк.
Өенә кайтып кергәнче җаваплы
Әгәр дә син күрмәүчене хаҗга озата бару кебек зур җаваплылыкны үз өстенә аласың икән, Аллаһы Тәгалә каршында бу кеше хаҗдан өенә кайтып кергәнче җаваплы буласың. Ул авырмасын да, зыян да күрмәсен, хаҗның бөтен йолаларын да җиренә җиткереп үтәсен. Син үзең җүнләп йокы күрмәскә дә мөмкинсең.
Хаҗга озата баручылар психологияне дә бик яхшы белергә тиеш. Инвалидны (ул күрмәүче булсынмы, колясочник булсынмы) хаҗга алып барам, ди икән, озата баручыга психологик яктан да, физик яктан да әзерләнергә кирәк. Бу кеше синнән канәгать калырга тиеш.
Барысын да тәфсилләп аңлатасы
Бу кеше белән гел сөйләшеп торырга, нәрсәләр яратуын, аңа ничек җайлы булуын белешергә кирәк. Хаҗга баргач, бу кеше белән талашып йөрү бер дә җүнлегә илтми. Озата барган кешенең дини гыйлеме дә булырга тиеш. Чөнки хаҗ йолаларын үтәгәндә, барысын да тәфсилләп аңлатып, өйрәтеп барырга кирәк. Син алып барган кеше, атлаган саен, нәрсә эшләргә кирәген белергә тиеш.
Аларны хаҗга Казанда ук әзерләргә кирәк. Очкычка утырганда ук, кеше үзенең хаҗ кылырга баруын, олы юлга чыгуын аңларга, эчтән әзер булырга тиеш. Хаҗның экскурсия түгеллеген, олы бер гыйбадәт икәнлеген аңлау мөһим. Кеше хаҗга бара икән, аны кабул булырлык итеп үтәргә кирәклеген белергә тиеш.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2025 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды