Татарстандагы Балтач районы Борбаш авылы балалар пансионатында, “Ярдәм” гоуммилли хәйрия вакыфы бинасында июль аенда хезмәт тәрбиясен бирүче сабаклар да була әле. Берочтан бакчачылык, ботаника күнекмәләре дә алына.
Бу рухи-тазалык, тәрбия, тырышлык сабакларында пансионатта яшәүче укучы балалар дини белемен дә күтәрә. Берочтан кызыклы ял, аралашу, спорт та каралган. Балалар сабан туенда да катнашачаклар.
Борбаш пансионатының асыл максаты исә – динчеләр әзерләргә ярдәм итү булып та тора. Пансионат — «Ярдам-Помощь» гомумилли хәйрия фонды проекты. Ул күп балалы, юксыл гаиләләрдәге малайларны дини рухта тәрбияли. Пансионат шул биналар янында гына яшәүче, Татарстан җөмһүриятенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлый ярдәме һәм күзәтүе астында эшли.
Сез дә бу изге эштә ярдәм итә аласыз. Моның өчен түбәндәге куар-кадны телефон камерасы белән ачып керергә кирәк. Шулай ук бу адрес аша да матди ярдәм итеп була: https://yardemfond.ru/zakyat/