Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге һәм мәчет
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Камил хәзрәт Сәмигуллин кабаттан Татарстан мөфтие итеп сайланды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Камил хәзрәт Сәмигуллин кабаттан Татарстан мөфтие итеп сайланды

Камил хәзрәт Сәмигуллин кабаттан Татарстан мөфтие итеп сайланды. Төп яңалыклар

Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген, 2017 елның 17 апрелендә, Казанда үткәрелгән Татарстан мөселманнарының VII корылтаенда мөфти булып сайланды. Корылтайда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика мөхтәсибләре һәм имамнары катнашты.

Камил хәзрәтнең кыскача тәрҗемәи хәле мондый:
Ул 1985 елның 22 мартында Мари Иле Республикасы, Звенигово районы, Красногорск бистәсендә туа.

Дини белеме:
2003 ел - Төньяк Кавказ ислам университеты (Махачкала шәһәре).
2004-2007 елларда - мәдрәсә (Төркия). Коръән-хафиз (Коръәнне тулысынча яттан белүче) дәрәҗәсенә ирешә. Фикъһе, фикъһе ысулы, гакыйдә, хәдис, хәдис ысулы, хөснел хат, сарыф (морфология) һәм нәһү (грамматика) буенча иснәд (Пәйгамбәребездән (с.г.в.) башлап Әбу Хәнифә аша өзелми килгән чылбыр) белән иҗазәт (шәригать фәннәрен укыту өчен рөхсәт) ала.

2008 - 2013 еллар— Россия ислам институтының шәригать факультете. 6 ышанычлы хәдисләр җыентыгы һәм башка төрле хәдисләр җыентыгы буенча иҗазәт ала.

Эш урыннары:
2007 - 2008 ел. Төмән өлкәсе Нижневартовск районы Новоаганск бистәсендә имам.
2008 ел - Казандагы “Тынычлык” мәчете имам-хатыйбы итеп сайлана.

2011 елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең нәшрият бүлеген җитәкли. Фәнни эшләр буенча мөфти урынбасары, ТР МДН Президиумы әгъзасы, Голәмәләр шурасы әгъзасы, Баш казый киңәшчесе, эксперт советы җитәкчесе була.

2013 елның 6 мартыннан – Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы.
2013 елның 17 апреленнән – ТР МДН рәисе, Татарстан мөфтие.
Гарәп һәм төрек телләрендә иркен аралаша. Татар дини рухи мирасын өйрәнә.

Түбәндәге китаплар авторы:
“Һәркем Коръән-хафиз була ала” ("Каждый может стать Коран-хафизом"), “Мәңгелек мәхәббәт” ("Вечная любовь"), “Без җеннәр һәм аларның дөньясы турында ни беләбез?” (“Что мы знаеам о джиннах и их мире?”), “Ислам сорауларда һәм җавапларда” ("Ислам в вопросах и ответах"), “Мөселманнар дөньясы» (“Мусульманский мир”).

Түбәндәге китапларны тәрҗемә итте:
"Бәд-үл Әмәәли", "Касыйдә Мөхәммәдия", "Зөбдәтел мәҗәллә", "Дүррүль мәкнүн".

Без, Илдар хәзрәт Баязитов җитәкчелегендәге "Ярдәм" мәчете хезмәткәрләре, Камил хәзрәт Сәмигуллинны кабаттан Татарстан мөфтие булып сайлануы белән котлыйбыз, аңа саулык-сәламәтлек, җаваплы эшендә уңышлар телибез.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2018 "Ярдәм" мәчете, официаль сайты
Сайт ясалды —
Ариф студиясендә