Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте имамнары җыелышы узды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте имамнары җыелышы узды

Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте имамнары җыелышы узды. Төп яңалыклар

Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте имамнары җыелышы 

Җыелыш көн тәртибе

▌ 1. Чараны ачу

Районның Имам Мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов очрашуны ачып, алдагы җыелышның максатларын һәм бурычларын билгеләде. Ул халык арасында бердәмлекне һәм татулыкны ныгытуда дин әһәмиятен ассызыклады, җәмгыять һәм дәүләт иминлеге өчен бердәм эшләргә өндәде. Төбәкнең гореф-гадәтләрен һәм мәдәни мирасын саклауда дин роленә игътибар итте. Илдар хәзрәт Раисне һәм җирле депутатларны сайлауларда актив катнашырга чакырды.

▌ 2. Рәсми затларның сәламләве

Ленар  Сәлахов, Татарстан Республикасы Рәисе аппараты вәкиле, дәүләт белән диниятнең үзара тыгыз хезмәттәшлегенең һәм багланышларның мөһимлеген билгеләп үтте. Ә Казан шәһәре идарәсе вәкиле Илгиз Сарманов,  инициативаларга ярдәм күрсәтеп, дәүләт органнары белән актив хезмәттәшлек итәргә өндәде. Ул Казан башкарма комитеты вәкиле бигрәк тә мәчетләр инфраструктурасын төзү һәм үстерү мәсьәләләрендә хезмәттәшлек итәргә чакырып чыгыш ясады.

▌ 3. Хөкем ителүчеләр белән эшләү

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең (УФСИН) Татарстандагы  идарәсе башлыгының дин тотучылар белән эшне оештыру буенча ярдәмчесе Альберт Шәмсунов имамнарның төзәтү урыннарында уңышлы эшләве турында сөйләде.

▌ 4. Мәгариф һәм үсеш

Рөстәм хәзрәт Әминов районнар мәчетләрендә белем бирү курсларын ачуга әзерлек темасын җентекләп яктыртты, укытучыларны аттестацияләү процессы турында фикер алышты.

▌ 5. Финанс юнәлеше

"Ак Барс банкы" эквайринг юнәлеше җитәкчесе Азат Садыйков дини учреждениеләр өчен банк хезмәтләре турында доклад белән чыгыш ясады, заманча банк системасының уңайлылыгын һәм мөмкинлекләрен ассызыклады.

▌ 6. Социаль ярдәм

Зөлфия Сафина, Россия Кызыл Хач оешмасының Татарстан бүлеге рәисе, үз оешмасының дини учреждениеләр белән уртак эшен тәкъдим итте. Татарстан башкарма директоры Дмитрий Каменский белән бергә ул мохтаҗларга ярдәм итү формаларын ачып мастер-класс та үткәрде.

▌ 7. Дини вакыйгалар

"Рамазан" мәчетенең имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Морадымов үзенең чыгышын Рәбигүл -Әввәл айлары, Мәүлид ән-Нәби бәйрәм итүнең рухи тәрбиясенең һәм мәдәниятенең мөһимлегенә багышлады. 

 8. Йомгаклау өлеше

Һәр катнашучы үз фикерләрен белдерергә һәм тәкъдимнәр кертергә мөмкинлек алды. Агымдагы оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар һәм үткән чарага йомгак ясадылар. Шулай итеп, уздырылган җыелыш Казанның дини һәм иҗтимагый тормышында үзенең мөһим ролен раслады, милләтара һәм диннәр арасындагы татулыкны ныгытуга ярдәм итте.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2025 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды