Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Әлхәмдүлилләәһ, ураза тотып көчле булабыз!

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Әлхәмдүлилләәһ, ураза тотып көчле булабыз!

Әлхәмдүлилләәһ, ураза тотып көчле булабыз!. Төп яңалыклар

Әлхәмдүлилләәһ, Аллаһы Тәгалә безне мөселман итеп яралтты, иман белән бүләкләде, Рамазан аен каршы алып, ураза тотарга, намазлар укырга, тәравих намазларда катнашырга, ифтарда бергә булырга насыйп итте. Аллаһы Тәгалә кылган гыйбадәтләребезне риясыз булган хәлдә кабул итсен. Аллаһның ризалыгына ирешеп, Фирдәвес исемле җәннәткә керергә насыйп булсын.

 

Ураза тоту белән без мәрхәмәтлелеккә, сабырлыкка, булганына риза булуына, мескеннәрнең хәлен белергә, ризыкның кадерен белергә өйрәнәбез.

Аллаһы Тәгалә, көннәрне суытып, безгә ураза тотарга җиңеллек насыйп итте. Бу безгә карата Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, бәракәте, нигъмәте һәм бүләге. Элек заманында Рамазан ае җәй көненә туры килсә, трактор, комбайн булмаган вакытта, әби-бабаларыбыз урак өстендә эшләп, уразаны калдырмадылар. Ни өчен? Иманнары нык булганнары өчен.

Аллаһы Тәгалә әйтте:

“Ий мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кеби сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки рузәга кимчелек китерүдән сакланырсыз!” (Әль-Бәкара сүрәсе, 183 аять). Аллаһы Тәгалә бу аятьтә иманлы булган бәндәләргә мөрәҗәгать итә. Кем дә кем ураза тотмас өчен аклана һәм сәбәп таба икән, димәк, аның иманы түбән дәрәҗәсендә. Чөнки иманлы бәндәгә ураза тоту, намаз уку, изге эшләрне башкару бәйрәм кебек.

 

Ураза тоту ул күнекмә кебек. Ай буена таң атканнан алып кояш баеганчыга кадәр хәләл ризыктан үзен тыйган кешегә хәрам ризыктан һәм гөнаһлы тыелу җиңел булыр.

Ураза кешедә ихтыяр көчен булдыра. Хәзер вакытта кешедә сабырлык һәм ихтыяр көче бик түбән дәрәҗәсендә.

Ихтыяр көченә бер мисал китерәсем килә. Хайваннарның патшасы булган арыслан янына эт килә дә: ”Әй патша! Миңа эт исемем бер дә охшамый, башка исемне аласым килә”, - дип әйтә. Арыслан бераз уйлап торгач: “Ярар алырсың, ләкин бер шарт белән. Алдыңа ит белән тулган кисмәкне куям һәм син ул итне кичкә кадәр ашамаска тиешсең”, - дип әйтә. Эт сөенеп ризалаша. Бер сәгать үтә, ике, өч, инде тәкате калмагач, эт түзми: “Ярар, эт исеме дә яхшы әле”, - дип, тәлинкәдәге итне ашый.

Бүген кеше зарлана, булганына риза түгел, авырлык килгәндә төшенкелеккә төшә. Әлбәттә, дөнья булгач төрлесе килеп чыгарга мөмкин. Беренчедән, без монда кунакта һәм вакытлыча яшибез. Икенчедән, Аллаһы Тәгалә барыбызны да иманга сыный. Кеше бәхетле булсын өчен, Аллаһ Ислам динен безгә бүләк итте.

Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллааһү галәйһи үә сәлләм: “Дөреслектә Аллаһы Тәгалә әйтте: “Йә Әдәм баласы Миңа гыйбадәт кылыр өчен вакытны тап, Мин синең йөрәгеңне бай һәм фәкырьлектән азат итәрмен. Әгәр Миңа гыйбадәт кылу өчен вакытны тапмасаң, сиңа мәшәкатьләр һәм сине фәкыйрьлектән азат итмәм”, - дип әйтте.

Кеше дин ул пенсиягә чыккач яки картайгач кына кирәк дип уйлый. Шуның өчен дин тоту өчен вакыт юк дип әйтә. Әмма дин - ул тормыш рәвеше һәм мәгънәсе. Аллаһы Тәгалә безгә динне авырлык килсен өчен бирмәде. Киресенчә яшәвебез җиңел булсын диде.

Аллаһы Тәгалә әйтте: Аллаһы Тәгалә һичкемгә көче җитмәгән эш белән көчләмәс, мәгәр көче җиткән эш белән көчләр. (Әл-Бәкара сүрәсе, 286 аять).

Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Дөреслектә Ислам дине тотуы бик җиңел”, - диде. Шулай ук Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Динне җиңеләйтегез һәм авырайтмагыз, сөендерегез һәм куркытмагыз”, - дип әйтте.

Дин - ул хак һәм аның эчендә күп файда бар. Намаз эчендә генә 12000 файда бар. Тән сәламәтлеге, җан тынычлыгы, Аллаһның рәхмәте, ярдәме һәм бәракәте.

Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Намаз укыган өчен Аллаһы Тәгалә 5 бүләк бирә: Ризыкны җиңел табуны, кабер газапларыннан имин булуны, Кыямәт көнендә гамәл дәфтәрнең уң кулына тапшырылуны, Сират күперен яшен тизлеге белән кичеп, хисапсыз җәннәткә керүне”, - диде.

Мөселман кеше Рамазан аен ничек каршыласа, ягъни ураза тотса (намазларны мәчеттә укый, тәравих намазларда катнаша, ифтар мәҗлесендә була), шулай ук башка айларны да гамәлләр кылу белән үткәрергә тиеш. Җомга көне нинди бәйрәм көне булса, башка көннәрне дә бәйрәм кебек уздыру зарур. Кадер кичәсе нинди мәртәбәле булган шикелле, башка кичәләр дә мәртәбәле һәм гыйбадәт белән бизәлергә тиеш.

Рамазан аенда гына тырыша-тырыша гамәлләр кылып, ә башка айларда ял итәргә дә ярый дигән уй дөрес түгел. Чөнки Рамазан ае ул ел буена гамәлләр кылу өчен этәргеч булып тора. Мисал өчен очкычны алыйк. Очкыч һавага очып китәр өчен, җирдә тизлеген ала. Һәм тизлеген арттырып югарыга, һавага очып китә. Шулай ук Рамазан аеның бәракәте, ел буена таралырга тиеш.

Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм: «Аллаһ каршында иң яраткан гамәл - аз булып, даими эшләнә торганы», - диде.

Йә Раббым, илләребезгә-көннәребезгә тынычлык-иминлек, халыклар арасында дуслык-татулык, ил башлыкларыбызга гаделлек һәм сабырлык, гаиләләребезгә бәхет-сәгадәт, балаларыбызга тәүфыйк-һидәят, диндә булмаганнарга туры юл, авыруларга шифа-сихәт насыйп итсәң иде. Әмин.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды