Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге һәм мәчет
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин колонияләргә йөрүче имамнар белән очрашты

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин колонияләргә йөрүче имамнар белән очрашты

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин колонияләргә йөрүче имамнар белән очрашты. Төп яңалыклар

Казандагы «Гали» мәчетендә Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәте-Үзәк дини оешма рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан колонияләренә барып йөрүче имамнар белән очрашты. Әлеге җыелышта Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча Киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов, Россия УФСИНенең Татарстан җитәкчесе урынбасары Рафаэль Дәүлиев, АНО Тернәкләнү һәм җайлашу үзәге башлыгы Азат Гайнетдинов вә башка хәзрәтләр катнашты.

Җыелышта 2017 елда төрмәләргә йөргән имамнарның эшенә нәтиҗә ясалды, Рафаэль Дәүлиев һәм Азат Гайнетдиновның төрмәләрдәге эш һәм тоткыннарны ресоциальләштерүгә багышланган докладлары тыңланды.

Бу чараның ахырында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Илдар хәзрәт Баязитовка Татарстан МДНенең оешуына 25 ел тулуга багышланган медаль тапшырды. Ә колонияләргә барып вәгазьләр сөйләүче башка имамнарга традицион исламны таратканнары вә тоткыннар арасында экстремизм идеяләрен таратуга киртә куйганнары өчен Рәхмәт хатлары бирелде.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2018 "Ярдәм" мәчете, официаль сайты
Сайт ясалды —
Ариф студиясендә