Татарстан рәисенә кандидат Рөстәм Миңнехановның ышанычлы заты, Мөфти киңәшчесе, район мөхтәсибе, безнең имам-хатыйб Илдар хәзрәт Баязитов Татарстанның Кама Тамагы районында булды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов постына ышанычлы зат буларак Баязитов 14 сентябрьдә тавыш бирүдә катнашуның мөһимлегенә басым ясады.
"Ярдәм" делегациясе Татарстанның Кама Тамагы районында булды. Фонд президенты Илһам Исмәгыйлев һәм фонд советы рәисе Илдар Баязитов Татарстан Республикасының Кама Тамагы районы имамнары һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очрашты.
Район имам-мөхтәсибе Яруллин Галимулла хәзрәт инициативасы белән оештырылган җыелыш хәзерге заман шартларында мөселманнарның социаль хезмәтен үстерүгә багышланган иде.
Спикерлар үз чыгышында җәмгыятьнең актуаль проблемалары һәм дини җәмгыятьләрнең һәм хәйрия оешмаларының аларны җиңүдә роле турында фикер алыштылар.
"Мәчетләр-игелек учаклары ул, һәм безнең бурыч тирә – юньдәгеләргә максималь файда китерү,"-дип ассызыклады Илһам хәзрәт Исмәгыйлев.
Чарада катнашучылар Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан салават та әйттеләр. Рухи яктан тәрбияләү элементы буларак "Мәүлид ән-Нәби" бәйрәменә игътибарны арттырырга өндәделәр.
Очрашу барышында җыелганнарны администрация һәм җәмәгатьчелекнең үзара хезмәттәшлеге турында актуаль мәгълүмат белән дә таныштырдылар.