Уйларда - якты хыяллар гына! Җомга.
Һәр туган көн үз бәхете белән туа! Бәхетне әллә кайлардан көтмәгез, ул Сезнең яныгызда, калебегездә! Игътибар илә күңел күзегез белән күрә белергә генә кирәк. Өйләрдә - шатлык, җылылык! Уйларда - якты хыяллар! Үткәндә - матур хатирәләр саклансын!
Җомга көнебез мөбарәк булсын!
Дәртлән, күңел, бүген - җомга,
Җомга көн - безнең бәйрәм.
Оныта күрмә изге көнне
Узмасын гомер әрәм.
Аклан - пакьлән, и газиз җан,
Җомга намазы белән.
Уфтанып яшәми - кемнәр -
Җомга кадерен белә.
Пакьләнә һәр мөэмин күңеле,
Җомга иртәләрендә
Мәчеттә йөрисең, гүя,
Җәннәтнең түрләрендә.
Сулап туймыйсың һавасын
Иркенәя сулыш алу.
Сәҗдә кылгач та юыла
Бар гөнаһы, арып - талу.
Аерылмыйк, кардәш, җомгадан,
Ахыр сулышка кадәр.
Шигърият сөйгән җаннарга
Бу шигырем булсын ядкәр.
Автор: Габделхәмид Вәлиди!