Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге һәм мәчет
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Рәхимҗан Сруретдин улына бүген 70 яшь тулды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Рәхимҗан Сруретдин улына бүген 70 яшь тулды

Рәхимҗан Сруретдин улына бүген 70 яшь тулды. Төп яңалыклар

Бүген, ягъни 22 декабрьдә Казандагы “Сөләйман” мәчетендә Дамир хәзрәт Мәрвәров “Иманның тәме” дигән үтә дә эчтәлекле, файдалы вә нәзәкатле вәгазь сөйләде. Андагы хәлләрне ул болай аңлатты: “Бик азларыбыз белә торгандыр: Алтын Урда ханы Бәркә хан Чыңгыз хан нәселеннән беренче булып, ислам динен кабул итә, хәлифәтне канга батырган Хулагу җитәкчелегендәге монгол гаскәрен җиңә. Шуннан соң ул Бәйбарс белән берләшеп, ислам дөньясының сакланып калуына сәбәпче була.

1263 елда мең кешедән торган Алтын Урда илчелеге Мисыр иленә килә. Бабаларыбызны бөтен Каһирә халкы зур хөрмәт белән каршы ала. Бу вакыйга турында гарәп тарихчысы Ән-Нувәйри болай дип язып калдыра: “Каһирәдә һәм Мисырда бу илчелекне каршыларга чыкмаган бер генә кеше дә калмады. Бу көн иң бөек көн булды”.

Аннары Дамир хәзрәт үзенең сүзен: “Бүген арабызда иманның тәмен татучылар бар әле”,-дип дәвам итте. Шулар арасына мин моннан берничә еллар элек Левченко бистәсендә “Сөләйман” исемендәге мәчет салдырган, бүген үзенең 70 яшьлек юбилеен бәйрәм итүче Рәхимҗан Сруретдин улы Сөләймановны да кертер идем. Ул бүген биредә намаз укучы бабайларга “Җомга мөбәрәк булсын” дигән торт алып килгән иде. Шулай да бик тыйнак кеше ул Рәхимҗан ага, бу хакта чит кешеләргә белдерергә теләмәде. Әмма, кем әйтмешли, без капчыкта ята димени? Аны мондагы мөселман халкы барыбер белде һәм мәчетнең имамы Дамир хәзрәт түгәрәк датасы белән ихлас күңелдән котлады. Әлбәттә, без дә андый котлауларга кушылдык һәм Рәхимҗан абзыйны мөбарәк туган көне белән ихластан тәбрик иттек.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2018 "Ярдәм" мәчете, официаль сайты
Сайт ясалды —
Ариф студиясендә