Бүген Казандагы «Сөләйман» мәчетендә гадәттәгечә җомга намазы укылды. Әмма анда бер яңалык та бар иде: җомга вәгазен әлеге гыйбадәтханәнең имамы ярдәмчесе Рәмис хәзрәт Хаҗиев алып барды, чөнки Дамир хәзрәт Мәрвәров ялга киткән иде.
Рәмис хәзрәтнең вәгазе «Зикер вә шөкер кылуның әһәмияте» дигән темага багышланды. Анда сүз Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сәхабәләргә сөйләгән бер кыйссасы турында бара. Бәни Исраил кавемендә өч авыру кеше яшәгән. Берсе тән чире белән, икенчесе сукырлык белән интеккән, ә өченчесенең башында чәче үсмәгән. Көннәрдән беркөнне алар үзара очрашканнар. Тән чире белән авыручы: “Кайчан бетәр тән авыруым? Тәнем бигрәк ямьсез»,-дигән. Чәче булмаган кеше: “Кайчан чәчем үсәр? Кеше миннән көлә, мәсхәрә итә. Моңа түзәрлек түгел”,-дигән. Ә күрмәүче дәшмәгән. Болар аптырашып, сукырдан: “Син күзләреңнең күрүен теләмисеңме әллә?”-дип сораганнар. “Иң мөһиме маңгай күзе түгел, Аллаһы Тәгалә минем күңел күзен алмавын телим, монысы — иң хәерлесе. Ә Аллаһы теләсә, маңгай күзе кайтыр”,-дип җавап биргән ул.
Бераз вакыт узгач, Аллаһы Тәгалә әлеге авыру бәндәләргә кеше кыяфәтендә фәрештә җибәргән. Ул тәне бозылган кешенең сәламәтлеген кайтарган, пеләш бәндәне чәчле иткән. Ул шулай ук сукырны да күзле иткән. Фәрештә тагын бу бәндәләргә алар сораганны – дөя, сыер һәм бер тәкә бирә.
Фәрештә күпмедер вакыт югалып тора. Тән чире белән авырган кеше бу вакытта гаять баеп китә, ул зур йортлар төзи, хезмәтчеләре дә барлыкка килә. Әмма ул бу байлыкны аңа кем бирүен оныта. Чәчсез булган кеше дә сыерлары арткач, зур сәүдәгәргә әйләнә. Аның чәче матур һәм озын булып үсә. Әмма ул әлеге байлыкларның хуҗасын оныта. Сукыр булган кеше һаман догада, зикердә һәм шөкер кылуда була. Эшен дә эшли, баеп та китә, тик гел Аллаһының нигъмәтләренә шөкер кылып, Аңа рәхмәтләр әйтүдән туктамый.
Берникадәр вакыттан соң, фәрештә болар янына кире әйләнеп килә. Ул тән чире белән авырган бәндәгә шул ук сырхау белән интеккән кеше сыйфатында килә һәм аңа: “Мин мескен, мин мосафир, мин тән чире белән интегәм, миңа ярдәм ит”,-ди. Җавап рәвешендә ул: “Сезнең кебек мескеннәргә ярдәм итеп, малымны исраф кыласым килми минем. Болай да бурычларым бар, мине борчыма, кит моннан”,-дигән сүзләр ишетә. Фәрештә шулчак: “Тукта, мин сине беләм, ахрысы. Син күптән түгел тән авыруы белән чирләгән идең түгелме? Мескен хәлдә йөргәнсең түгелме?”-дип сорый аннан. Теге кеше: “Юк, минем белән берни дә булмады. Бу мал вә мөлкәт ата-анамнан калган мирас”,-ди аңа. Фәрештә исә кулларын күтәреп: “Йа Раббым, әгәр ул ялганласа, аны элекке хәленә кире кайтар”,-дип дога кыла. Аллаһ бу фәрештәне теге бәндәне сынар өчен җибәргән була. Фәрештә аннары элек чәчсез булган кеше янына пеләш рәвештә килә. Ул аннан да шундый ук мәсхәрәле сүзләр ишетә. “Бу мал ата-бабалардан калган мирас”,-дигән кәлмиләрне ишеткәч, фәрештә: “Йа Раббым, әгәр ул ялганласа, аны элекке халәтенә кире кайтар”,-дип дога кыла. Аллаһы аны да элеккеге хәленә кире кайтара.
Соңыннан элек сукыр булган кеше янына күрмәүче кыяфәтендә теге фәрештә килә. Теге кеше сукыр кыяфәтендәге бәндәне күргәч: “Әссәламү галәйкүм, керегез, рәхим итегез. Нинди хаҗәтегез бар?”-дип дустанә каршы ала. “Мин дә кайчандыр сукыр идем, миңа Хак Тәгалә биргән нигъмәтләремне синең белән дә бик теләп бүлешәм”,-дигән ул. Фәрештә аңа: “Аллаһ сиңа һәм малыңа бәрәкәт бирсен, Хак Тәгалә синнән разый булсын”,-дигән.
Аннары элек сукыр булган кешегә бу фәрештә: “Мин фәрештәмен, өчегезгә дә сынау буларак килдем. Сезнең икегез Аллаһны онытты, шөкер итмәде, шуңа күрә Аллаһ аларны элеккеге хәлләренә кире кайтарды. Ә син шөкер итүчеләрдән булдың, Аллаһны зикер кылудан туктамадың. Аллаһ малыңны тагын да арттырыр, бәрәкәт бирер, синнән разый булыр”,-дип китеп бара.
Ахырдан теге ике кеше үзләренең гөнаһлы гамәлләре өчен бик үкенә һәм: “Әй Аллаһ, без шөкерсезләрдән булдык, тәкәбберләндек. Әгәр дә без Синең биргәннәреңә шөкер итеп, нигъмәтләреңне таныган булсак, мондый хәлгә төшмәс идек”,-дип зар елап калалар, әмма инде эш узган була.
“Шуңа күрә, кардәшләрем, бер гөнаһ та җәзасыз калмый, кайчан да булса, без кылган гөнаһлы гамәлләребез өчен җавабын бирәчәкбез”,-дип тәмамлады вәгазен Рәмис хәзрәт.
Рәмис хәзрәт “Сөләйман” мәчетенә чагыштырмача күптән түгел генә килде.Шул кыска гына вакыт эчендә ул мәхәллә халкының дәрәҗәсен, абруен казанды. Мәхәллә карты Камил абый Сәйфетдинов Рәмис хәзрәтнең вәгазе турында: “Егет булдыра, вәгазьне дә матур гына сөйләде. Безгә хәзер яшьләрне үстерергә кирәк инде”,-диде.
Бүгенге көндә “Сөләйман” мәчете кыз балаларның шау-шуыннан тынып тормый, биредә аларның 12 көнлек җәйге лагеры бара. Кызлар биредә күңел ача, тәмле ризыклар белән туклана һәм алар Коръәни-Кәримнән сүрәләр ятларга да онытмыйлар.
Хатыйп ГӘРӘЙ фоторепортажы