Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге һәм мәчет
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Сөләйман»дагы балаларны Коръәнхафизә Фәридә остазбикә укытты

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Сөләйман»дагы балаларны Коръәнхафизә Фәридә остазбикә укытты

«Сөләйман»дагы балаларны Коръәнхафизә Фәридә остазбикә укытты. Төп яңалыклар

Бүген Казандагы “Сөләйман” мәчетендә 7 яшьтән 12 яшькәчә булган кыз балаларның җәйге лагерь белән саубуллашу тантанасы булды. Анда 31 бала һәм 5 тәрбияче катнашты. Әлеге тантананы бу җәйләүнең җитәкчесе Ләйсән ханым Ганиева алып барды.

Ульяновск, Чабаксар, Мәскәүдән һәм, әлбәттә, Татарстанның төрле районнарыннан һәм башкалабыз Казаннан килгән өч дистәдән артык баланы Коръәнхафизә Фәридә Ганиева укытты. Ул аларны изге китап серләренә төшендерде. Ә инде аш-су остасы Алсу Бадамшинаның берсеннән-берсе тәмле ризыкларыннан барысы да канәгать калды.

«Әлхәмдүлилләһ, быелгы лагеребыз бик күркәм төстә үтте. Моның өчен без “Ярдәм” һәм “Сөләйман” мәчетләрен җитәкләүчеләргә, аларның хезмәткәрләренә рәхмәтле. Киләсе җәйләүне дә “Сөләйман” мәчетендә 17 июльдән башлап җибәрергә ниятлибез. Анысында инде зуррак балалар, ягъни 12 яшьтән 17 яшькәчә кыз балалар булачак, иншә Аллаһ”,-диде Ләйсән ханым.

12 көн буена мондагы балалар үзара дуслаштылар, чөнки аларны “Сөләйман” мәчетендә Аллаһы Тәгалә Үзе таныштырды, дип уйлыйбыз. Киләчәктә дә аларга дин юлыннан тайпылмыйча, үзләренең гыйлемнәрен тагын да камилләштерү насыйп булсын иде дигән теләктә калабыз.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2018 "Ярдәм" мәчете, официаль сайты
Сайт ясалды —
Ариф студиясендә