Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге һәм мәчет
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Сөләйман» мәчетендә азан авазы көчәйде

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Сөләйман» мәчетендә азан авазы көчәйде

«Сөләйман» мәчетендә азан авазы көчәйде. Төп яңалыклар

Бу көннәрдә Казандагы «Сөләйман» мәчете кабаттан балаларның шау-шуына күмелде. Биредә 30 кыз бала өчен оештырылган җәйге лагерьнең икенче сменасы башланды. Бу юлы монда 12 яшьтән 17 яшькәчә булган кызлар ял итә. Хәер, ял итә дип әйтү генә бик хаклыкка туры килеп тә бетмидер. Алар әлеге мәчеттә Коръән сүрәләрен өйрәнә, апаларына ризыклар әзерләргә булыша. Кыскасы, ял итүне файдалы эш белән бергә үреп баралар.

Бәлки балаларның изге сүрәләрне өйрәнүе нигезендәме, “Сөләйман” мәчетенең үзенә дә бу көннәрдә шактый гына нур сибелде, ягъни тәһарәтханәләргә җитәрлек дәрәҗәдә җылы һәм салкын су бирелә башлады. Моны шушы җәйләүне оешыручылар башкарып чыкты. Аллаһының рәхмәте булсын аларга.

Киләсе яңалыгыбыз күптән көтелгән хәбәр иде. Бер кардәшебез бистә халкына нурлы азаныбыз яхшы ишетелсен дигән нияттән чыгып, манарага урнаштырылган рупор динамикаларын алыштыру өчен хәләл акчасын кертте, иншә Аллаһ (ул үз исемен сер итеп калдыруны сорап, мәчет коллективы өчен генә әйтте). Шушы көннәрдә, Аллаһның рәхмәте белән, альпинист дустыбыз «100ГР — 32» рупор динамикаларын манарага урнаштырып китте. Ул шулай ук үз исемен сер итеп калдыруны үтенде. Ә чиркәү кыңгыравына охшаган элекке динамикалар 1974 елда чыгарылган булганнар. Алар үз чорында мөселманнарга лаеклы хезмәт күрсәтеп, инде шактый “картайган”нар, тавышлары да карлыгып, азан авазларын да боза иделәр. Шулай итеп, балаларның җәйләве “Сөләйман” мәчетенә хәйран уңышлы булды.

Бүген бу хакта “Сөләйман” мәчете имамы урынбасары Рәмис хәзрәт Хаҗиев “Ярдәм” мәчетенә барып, Мәскәү һәм Киров районнары мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитовка хәбәр итте. Илдар хәзрәт бу эшләргә үзенең хәер-фатихасын бирүе һәм киләчәктә дә шулай ук уңышлы гамәл кылырга кирәклеге хакында әйтте.

“Әлбәттә, әле “Сөләйман” мәчетендә эшлисе эшләр бихисап, иншә Аллаһ, булдыра алганча гамәл кылырбыз”,-диде Рәмис хәзрәт Хаҗиев.
Язманы Хатыйп ГӘРӘЙ әзерләде.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2018 "Ярдәм" мәчете, официаль сайты
Сайт ясалды —
Ариф студиясендә