Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Сөләйман» мәчетендә бүген дә эш гөрләде

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Сөләйман» мәчетендә бүген дә эш гөрләде

«Сөләйман» мәчетендә бүген дә эш гөрләде. Төп яңалыклар

Кичә, ягъни 1 сентябрьдә Казандагы “Сөләйман” мәчетендә дә зурлап Корбан бәйрәме үткәрелде. Гадәттә, “Ярдәм” мәчете җитәкчелеге бирегә китергән корбан сарыклары да монда чалына. Шуңа күрә кичә биредә биниһая эш күп булды.

“Сөләйман” мәчете имамы Дамир хәзрәт Мәрвәров гает намазын укытканнан соң, “Сөләйман” мәчетенә алдагы көндә китерелгән 350 сарыкны чалу һәм эшкәртү гамәле башланды. Шулай да берникадәр вакыттан соң, биредә чиратның барлыкка килүе билгеле булды. Ни өчен дигәндә, быел сарык чалучыларның азрак икәнлеге мәгълүм булды. Сарык чалдыру эшләре белән “Ярдәм” мәчете хезмәткәре Ләйсән ханым Дәүләтшина җитәкчелек итте. Ул никадәр генә тырышмасын, чиратны тиз генә бетерә алмады. Шуңа күрә, хәтта “Сөләйман” мәчете хезмәткәрләренә дә сарык чалу эше белән шөгыльләнергә туры килде. Ә Сарычев дигән берәү сәгать дүрткә корбан ашы әзерләргә уйлаган икән, алай гына да түгел, кунакларны да чакырып куйган булган. Аның хәленә дә керергә тырыштык һәм тизләтелгән рәвештә сарыгын чалып бирдек.

Гомумән алганда, сарыкларны “Сөләйман” мәчетенә китергән һәм аларны чалу эшләре белән җитәкчелек иткән Ислам Халиков үзенең эшен матур алып барды. Аның бу гамәлнең остасы икәнлеге йөзеннән үк күренеп тора иде. "Сөләйман" шулай ук "Ярдәм" мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов һәм "Ярдәм" фонды президенты Илһам Исмәгыйлев тә килеп китте. Алар бирегә килгәч, эшләр тагын да куәтләнеп киткәндәй тоелды. Бирегә килгән барча халык Дамир хәзрәт әзерләгән корбан шулпасыннан авыз итте.

Ә җомга вәгазе вакытында Дамир хәзрәт Мәрвәров залда утыручы мөселманнарга: “Җәмәгать, сарык чалдыруда бераз чират булганы өчен гафу итегез инде, бәлки Аллаһы Тәгалә сезне озаграк мәчет янында тотып, җаннарыгызга дини рухны күбрәк өстәргә теләгәндер. Җомгадан тыш вакытларда сезләрне гыйбадәт кылу залында бик күреп булмый бит”,-дип мөрәҗәгать итте.

Кыскасы, кичәге кояшлы көн бик уңышлы булды. Мөселман кардәшләребез 300гә якын сарык чалып, аның итен хәйрия йөзеннән мәчеткә дә калдырып, зур эш башкардылар. Әле мондый гамәл бүген дә дәвам итә. Сәгать 12 нче яртыга инде ике сарык кына калган иде. Ислам әфәнде: “Әле тагын 25 ләп сарык алып киләчәкләр. Инде шулар белән төгәлләрбез, мөгаен, чөнки заказлар юк”,-дип белдерде.
Хатыйп ГӘРӘЙ, автор фотолары


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды