Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Сөләйман» мәчетендә гакыйка корбаны мәҗлесе булып узды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Сөләйман» мәчетендә гакыйка корбаны мәҗлесе булып узды

«Сөләйман» мәчетендә гакыйка корбаны мәҗлесе булып узды. Төп яңалыклар

Бүген, ягъни 13 октябрьдә, изге җомга көнендә Казандагы “Сөләйман” мәчетендә яңа туган Камил Рәис улына багышланган гакыйка корбаны мәҗлесе булып узды. Әлеге тантанага Камилнең бабасы Рафис тә килгән иде.

Мәчетнең мөәзине Рифат Ринатдин “Кеше — Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы” дип сөйләгән вәгазь дә гакыйка мәҗлесенә аваздаш иде. Әйтерсең, Хак Тәгалә аны махсус шушы кичәдә сөйләү өчен чыгарган. “Кеше җир йөзендәге мәхлуклар арасында иң зур могҗизаларның берсе булып санала...Күп еллар буе кешенең барлыкка килүенә каршы килгән фән дә, бүгенге көн ачышларыннан соң иман китереп, Коръән сүзләренең хак икәнлеген әйтә. Бүгенге көндә кешенең тәнендә булган химик матдәләрнең балчыкта да булуы фәнни тәҗрибәләр ярдәмендә исбат ителде...Бала ана карынында ошбу фани дөньяда яшәр өчен әзерләнеп чыга. Туганда ук инде аның бу дөньяда кирәк булачак аяк-куллары, башы, күзләре, колаклары, борыны һәм башка әгъзалары да үз урынына урнаштырылган була”,-дип сөйләде Рифат кардәш.

Җомга намазы тәмамланганнан соң, гакыйка корбанының аш мәҗлесе үткәрелде. Аны “Сөләйман” мәчете имамы Дамир хәзрәт Мәрвәров алып барды. Ул яңа туган Камил Рәис улы илебезгә, динебезгә, милләтебезгә файдалы кеше булып үссен, аларның гаиләсенә Аллаһының рәхмәтендә яшәүләр насыйп булсын дигән теләкләрен ирештерде. Мондый изге теләкләргә аш мәҗлесендә катнашкан һәркем – абыйлар һәм апалар да, яшьләр дә кушылды.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды