Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Сөләйман» мәчетендә Рамазанның беренче көнендә Дамир хәзрәт Мәрвәров ифтар үткәрде

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Сөләйман» мәчетендә Рамазанның беренче көнендә Дамир хәзрәт Мәрвәров ифтар үткәрде

«Сөләйман» мәчетендә Рамазанның беренче көнендә Дамир хәзрәт Мәрвәров ифтар үткәрде. Төп яңалыклар

Билгеле булганча, кичә 16 майда Татарстанда Рамазан аеның тәүге көне дип игълан ителде. Әмма сайтлардан алынган мәгълүматларга караганда, әйтик, Согуд Гарәбстанында, Казахстанда Рамазан ае 17 майда керә, диелгән иде. Ягъни 16 май көне шәгъбан аеның 30 нчы көне дип билгеләнгән булып чыккан иде.

Кичә безнең Казандагы “Сөләйман” мәчетендә дә ифтар мәҗлесе, аннары ястү намазыннан соң тәравих намазы уздырылды. Ифтарны мәчетнең имамы Дамир хәзрәт Мәрвәров үткәрде. Әлеге мәҗлестә 17 кеше катнашты. Биредәге егетләр ризыкларны бик тәмле пешергән иде. Янымда утырга Фәтхрахман абый Исмәгыйлев: “Мондый хәләл ризыклар белән ресторанда да сыйлана алмыйсың”,-дип әйтеп куйды.

Билгеле булганча, быелның гыйнвар аенда 1953 елгы Дамир хәзрәт кинәт кенә авырып китте. Аңа Казанның 12 нче шәһәр хастаханәсендә операция ясадылар. Аллаһының рәхмәте белән операция уңышлы чыкты һәм Дамир хәзрәт озакламый терелде, быелгы тәүге тәравих намазын да ул үзе укытты. Моннан берничә ел элек Дамир хәзрәт гаиләсе белән Башкортстаннан башкалабыз Казанга күчеп килгән иде, биредә ул Башкотстандагы эшен дәвам итеп, “Сөләйман” мәчетенә имам итеп билгеләнде. Һәм, әйтергә кирәк, әлеге изге гамәлен ул биредә дә уңышлы гына алып бара. Мәхәллә халкы аңа үзенең рәхмәтен белдерде.

Ә менә быел Дамир хәзрәтнең тәравих намазында Зөфәр абый Мөхтәрев кенә катнаша алмый, ул яз башында вафат булды. “Сөләйман” мәчете мәхәлләсе халкы Зөфәр абыйның урыны оҗмахта булсын, дип дога кылды. Шуңа күрә дә, җәмәгать, Аллаһының һәр бирмеш көненең кадерен белик, намазларыбызны калдырмыйк, уразаларыбызны тотыйк, тәравих намазларын укыйк. 15 майда "Ярдәм" мәчетендә шулай ук беренче тәравих намазы укылды һәм кичә 1200 кешегә исәпләнгән тәүге ифтар мәҗлесе уздырылды.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды