
“Ярдәм” фондының “Зур Казан” типографиясендә Луи Брайль системасы буенча төзелгән Коръән бастыра башлады. Изге Китапның беренче нөсхәләрен “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә дәваланучыларга бушлай таратканнар.
Мөфти урынбасары Илдар Баязитов әйтүенчә, сукырлар өчен төзелгән Коръәннең беренче өлешен бастыруда Татарстан Президенты Рөстәм Минниханов ярдәм иткән.